Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март 2021, 14:43

Җилкәннәргә җил уңай

Татарчага тәрҗемә иткәндә абзар дигәнне аңлаткан “хлев” борынгы рус сүзе нишләптер онытыла бара. Аның туендыручы – мал-туарны асрый торган урын икәнлеген сүзлекне актармыйча да хәтергә төшерергә мөмкин. Юкка гына рус телендә бу сүз төп туендыручыбыз – икмәк (хлеб) сүзеннән бер хәреф белән генә аерылмыйдыр. Ул да икмәк кебек үк, тукландыра.

Мондый уйлар Ленин исемендәге хуҗалыкның Куганакбаш сөтчелек фермасында башка килде. Дөрес, зурлыгы башка, техник алга китеш тә мондагы мохиткә сизелерлек үзгәрешләр керткән, әмма, электән килгән мәгънәсе шулай ук калган. Бу мәгънә туендыручы турында, әлеге очракта - барлык хуҗалык.
Монда, мөгаен, беренче чиратта менә нәрсә турында әйтергә кирәк. Әлеге хуҗалыкта ике – үсемлекчелек һәм терлекчелек тармаклары тотрыклы үсешә. Әмма беренче тармак продукциясе сезонлы гына. Ә сөт фермалары ел әйләнәсенә (яки һәр көнне) керем бирә. Шул рәвешле, сөт елгасы күп файда китерә.
Биредә, Куганакбаш фермасында, әлеге продукцияне җитештерү белән төпле шөгыльләнәләр. Терлекчеләрнең хезмәт кәефе яхшы. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Соңгы елларда эш шартлары яхшырды. Хезмәт хакы әйбәт, аны тоткарлыксыз алалар.
Менә, әйтик, гадәти кышкы көннәрнең берсе. Көндәлек мәшәкатьләр. Иртә таң белән – савымга. Савучыларның өйләре янына “Газель” автомашинасы килеп туктый. Фараларын җемелдәтә. Аннары машинаны йөртүче Фәнзил Сәйфетдинов сигнал бирә. Әмма монысы болай гына. Барысы да төгәл, үзләрен көтәргә мәҗбүр итми. Авыл үзәгеннән өч километрда урнашкан фермага юлланалар. Савымнар тәмамланганнан соң хатын-кызларны өйләренә тараталар. Кичен – янә шулай ук.
Бу фермада малларның баш саны күп. Шул исәптән – 260 баш сыер. Аларның яртысыннан күбрәге югары продуктлы кара-чуар токымлы. Әмма моңарда тынычланып калмаганнар – көтүләрне яңарту дәвам итә. Әлеге участокның мөһим булуы сәбәпле, башка мәсьәләләр дә хәл ителә. Сөтүткәргеч эшли. Менә дигән мал азыкларын тарату җайланмасы урнаштырылган. Фәнүр Сәйфетдинов, Фаил Биккулов, Фәнил Ишморатов агрегатларны оста хезмәтләндерә. Мал азыгы базасы ныклы. Терлекләргә әле печән, салам, сенаждан катнашма бирелә. Биредә әйтүләренчә, сыерларга тәмле ризык. Башка механизмнар да әйбәт торышта. Кыскасы, кышлату тиешле режимда үтә. Көндез сыерлар саф һавага кардага чыгарыла. Һәр җирдә тәртип.
Коллектив әгъзалары тырыш, чыныккан. Мал караучылар Рәшит Биккулов, Флүр Ишмөхәммәтов, Тимербай Кәримов, Эмиль Дәминев эш режимында өзеклекләргә юл куймый.
- Быел бездә җитештерү үсеше дәвам итә, - дип билгеләде ферма мөдире Рәсим Ишмөхәммәтов.
Әйе, ике айда биредә һәр сыердан уртача 847шәр кг сөт савып алынган, бу узган елның шул ук чорындагыдан 140 килограммга күбрәк. Рәзифә Бикмөхәммәтова иң алда бара, аның еллык күрсәткече – 5773 кг.
Рәсим белән гәзиткә фоторәсем турында сүз кузгаттым.
- Кемнедер аерым билгели алмыйм, - диде ул. – Менә әле биредә барлык сигез савучы. Барысын да төшерегез. Тырышып эшлиләр.
Әлеге хуҗалыкның икенче – Йомагуҗа фермасы берничә ел рәттән югары күрсәткечләре белән дан тота. Кайчандыр аны кара-чуар токымлы сыерлар белән тулыландырганнар һәм бу юнәлеш үзен аклаган.
- Токымчылык эше дәвам иттерелә, - дип сөйли ферма мөдире Тимур Галиев. – Моннан ике ел элек хуҗалык Чакмагыш районыннан югары продуктлы 33 тана сатып алган иде. Алар бозаулады. Киләчәктә файдасы зур булыр, дип уйлыйбыз.
Әлеге вазыйфада Тимур 1,5 ел гына эшли, әмма үзен егәрле җитәкче итеп күрсәтергә өлгерүен билгелиләр. Ул бердәм команда булып эшләүләреннән канәгать. Шул исәптән мал караучылар Рәүф Чербаев, Динар Кинҗәбулатов, Рафаэль Шакиров, Газинур Байморатовны билгеләде. Бозауларны ирле-хатынлы Резида һәм Юрис Чербаевлар хәстәрләп тәрбияли. Тоташ алганда фермада тәртип. Ә савучылар узган ел сөтүткәргеч эшли башлавына аеруча шат.
Узган елда сыерларның (ә алар биредә 120 баш) продуктлылыгы 6355 кг тәшкил иткән, иң яхшы савучы Айгөл Чербаеваның күрсәткече – 6438 кг.
Ике фермада да тулысынча сыерларны ясалма орлыкландыру кертелгән, монысы да киләчәктә уңай чагылыш табарга, малларның продуктлылык сыйфатын күтәрергә тиеш.
Бүгенге базар шартларында, хәлләр еш кына үзгәреп торган заманда, әлбәттә, җитештерү рентабельлегенә ирешү җиңелдән түгел. Шулай да Ленин исемендәге хуҗалыкта сөт барыбер табыш бирә, акча мәсьәләләрендә коткарып килә. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә керемнәрне арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләрне файдаланырга тырышалар. Менә, мәсәлән, продукциянең сыйфатына кагылышлы мәсьәләне алыйк. Хуҗалык сөтне 3,9-4,0 процент куелыкта сата, бу базис куелыгыннан югарырак. Билгеле булуынча, моның исәбенә сөт күләме өстәмә исәпләнә. Узган ел, мәсәлән, мондый артым 1200 центнердан артыграк тәшкил иткән. Яки Уфа сөт заводына 19880 центнер сөт озатылган булса, акчаны 21080 центнер өчен алганнар. Моңардан тыш, барлык продукция беренче сорт белән генә тапшырыла.
Хуҗалык рәисе Юрис Синәгулов, икътисадчы Ирина Бакиева, баш бухгалтер Гөлнара Садыйкова хуҗалык икътисадын тиешле дәрәҗәдә тотуга зур игътибар бирә (кабатлап әйтик, төрле сәбәпләр буенча бүгенге көнне моны эшләү бик авыр, түземлек, уйлап эшләү таләп ителә). Хуҗалыкның киләчәккә планнары күп. Шуларның берсе – машина-трактор паркы гаражларына газ үткәрү. Әлеге җәһәттән эшләр башланган да инде, озакка сузмыйча аны азагына җиткерәчәкләренә бернинди шик тә юк.
Фермалар мөдирләреннән мин бүгенге җитештерү күрсәткечләре турында да кызыксындым. Алар түбәндәгечә. Йомагуҗа сөтчелек фермасында һәр сыердан уртача тәүлеклек савым – 14,8, Куганакбашта – 14,2 кг. Билгеләп китик, малларны абзарларда асрау чорында әлеге күрсәткечләр бик югары. Димәк, тотрыклылык сакланып кына калмый, алга китеш тә бар. Көтүлекләрдә йөртү чоры башлангач, аңлашыла инде, продукция тагы да күбрәк алыначак.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Р.ЯГЪФӘРОВ фотолары.
Рәсемдә:Куганакбаш фермасы савучылары (сулдан уңга) Флүрә Исламгулова, Гөлнур Гаитова, Сөмбел Сәетгалиева, Әлфия Искәндәрова, Әнисә Якупова, Альбина Ишморатова, Гүзәл Яминева, Резида Яһудина
Читайте нас: