Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 гыйнвар 2021, 16:39

Терлекләргә нинди чир яный?

Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин, атап әйткәндә, “кош гриппы”ның узган ноябрь аенда ук Татарстанның безнең республикага чиктәш Мөслим районында теркәлүе турында хәбәр иткән иде. Куркыныч чыганакның Бакалы районыннан нибары 5 километр ераклыкта табылуы Башкортстанның барлык аграр предприятиеләрендә дә әлеге чирне кисәтү белән бәйле чараларны көчәйтү бурычын куя.Әлеге вакытта ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан республикада “африка чумасы”н булдырмауга бәйле катгый чаралар тормышка ашырыла.

Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, узган ел Самара өлкәсендә әлеге йогышлы авыруның 100дән артык очрагы теркәлде һәм ул кыргый терлекләрнең табигый фаунага таралуына китерде.
- Кыргый дуңгызларны күпләп юк итә башлагач, аларның миграциясе активлашты һәм Ырынбур өлкәсенә күчеп, таралуын тизләтте, - ди Азат Салават улы. – 2020 елның ноябрь-декабрь айларында гына әлеге урман хайваннарында йогышлы авыруның биш очрагы теркәлде. Соңгысы исә безнең Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнарына якын мәйданда булуы ачыкланды. Декабрь азагында, шулай ук, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә терлекләр үлеменә китерүче чир чыганаклары табылуы турында хәбәр булды. Һәм бу хәлләр республика ветеринария хезмәтенә генә түгел, башка ведосмстволар, аграр предприятиеләр җитәкчеләренә һәм халыкка санитар – эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында сөйли.
Чит төбәкләр белән чиктәш районнарда ветеринар постлар эшли. Кыргый дуңгызларның арытаба үрчүен киметү һәм аларның республика чикләренә якын килмәвен кисәтү максатында аарны аулау оештырылган.
Республиканың Баш ветеринар табибы, шулай ук, дуңгызчылык тармагы үсешкән Чишмә, Бәләбәй, Әлшәй, Дуван һәм Бүздәк районнарында кыргый дуңгызларның популяциясенең зур булуы борчу тудыруын һәм республикага кергән дуңгызчылык продукцияләренә лаборатор контроль көчәюе турында хәбәр итте.
Башкортстан – илдә хайваннарда очрый торган йогышлы авыруларны кисәтү һәм аңа каршы көрәшү чаралары яхшы оештырлган төбәкләрнең берсе. Республика Башлыгы ветеринария хезмәтенә, район хакимияте башлыкларына ветеринар эпидемиологик хәлне тотрыклы саклау өчен җаваплылыкны киметмәскә чакырды.
Олег Төхвәтуллин.
Фото: kaduy.all-rf.com

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: