Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар 2021, 12:55

Терлекчелек – чыгымнар таләп итүче авыр тармак

Малларны кышлатуның имин барышы күбесенчә мал азыклары булуга бәйле. Монысы беренчедән. Тагын бер мөһим нәрсә – терлекләрне яхшы карау. Бу көннәрдә сыерлар һәм үгезләр абзарларда тора, вакыты белән саф һавага чыгарыла. Әлегә кыш уртасы гына, малларны көтүләрдә йөртүгә ерак.

Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә Матросов исемендәге хуҗалыкның Әмир фермасы территориясендә эш мәшәкатьләре күзәтелә. Савучылар савымга әзерләнә, терлекчеләр мал азыклары тарата. Өч хатын-кыз сыерларны ике тапкыр сава, әйткәндәй, аларның берсе – Ирина Рәхимова гына шушы авылдан, калганнары башка авыллардан. Мәсәлән, Надежда Дәминова – Бакча авылыннан, Татьяна Молофеева – район үзәгеннән. Аларны эшкә йөртү өчен автомашина бүленгән.
Сөт савып алу күрсәткечләре әлегә югары түгел. Көзен сатып алынган 32 баш сөт токымлы таналарга зур өмет баглыйлар. Алар мартта бозаулар дип көтелә. Бу терлекләр башка сыерлардан аерым тотылачак. Ферма эшчәннәре аларны “элита” дип йөртә. Бу таналар эре, көр, нәселле булулары күренеп тора.
Хуҗалык җитәкчесе Ильвер Халитов һәм бригадир Амур Халитов белән берлектә ферма буйлап экскурсияне дәвам итәбез. Бозау абзарында тукталдык. Биредә үрчем өчен бөтен шартлар булдырылган. Бирегә алар тугач та куела, тәрбияләү һәм ашату Фидан Сәйфетдиновка һәм Әхтәм Шабаевка (рәсемдә) ышанып тапшырылган. Без барган көнне алар ветеринар табиб Фәнүр Баһаветдинов белән 45 бозауны мөгезсезләндерү белән шөгыльләнәләр иде. Моңардан бозаулар бераз куркыбрак калган. Бозау караучылар аларга азык сала.
- Яхшы ашыйлар, - ди Фидан Сәйфетдинов. – Минем төркемдә бер төргәк печәнне ике көндә тулысынча ашап бетәләр.
Әйткәндәй, Фидан бу төргәкләрне үзе хәзерләгән, печән өстендә ул комбайнда эшли, чабылган печәнне үзе пресслый, ә кышын бозауларга ашата.
Аннары бәйсез ысул белән асралган 160 сыер тотылган абзарга кердек. Җәен бирегә сөтүткәргеч сузылган. Ашату тулысынча механикалаштырылган. Мал азыкларын төяү һәм тарату Фаил Латыйповка, Камилҗан Таировка тапшырылган. Илгиз Фаткуллин биналардан тиресне чыгара. Сыерларны карау буенча калган барлык хәстәрлек Венер Савин иңенә төшә.
- Малчылыктан әлегә табыш бик алып булмый. Чыгымнар зур, керем аз, - дип зарлана рәис. – Югары продуктлы сыерлардан яхшы савым алырга мөмкин, ә токымлы мал хәзер бик кыйммәт. Сөтүткәргеч сузуга, биналарны ремонтлауга, терлекләр сатып алуга миллионлаган сумнарны сарыф иттек. Үсемлекчелек белән шөгыльләнү җиңелрәк – чәчәсең, эшкәртәсең, җыеп аласың, сатасың. Шулай да без бүгенге тырышлыгыбыз, терлекчелек тармагына юнәлткән чыгымнар үзен аклар, табыш китерер дип өметләнәбез.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: