Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2021, 11:46

Техника тәртипкә китерелә

Гараж мөдире Салих Вәлитовны без эш урынында – токарьлык цехында очраттык. Чөнки ул машина-трактор паркы өчен җаваплы булу белән бергә, токарь һәм слесарь эшләрен дә башкара. Соңгы елларда Ленин исемендәге хуҗалыкта да кадрлар җитешмәү сизелә, шуңа күрә җитәкчелек эшчеләрне ничек тә җәлеп итәргә тырыша.

- Яшьләр килми. Менә, мәсәлән, трактор тора, ә эшләргә кеше юк. Хуҗалык әлегә моннан дистә еллар элек килгән, зур тәҗрибәсе булган эшчәннәргә таяна. Яшьләр дә бар, әлбәттә, әмма бик аз, - дип зарланды әңгәмәдәшем.
Шулай да кадрлар җитешмәү әлегә хезмәт күрсәткечләрендә чагылыш тапмый, бу хуҗалык районда алдынгыларның берсе. Биредә алга куелган бурычларны һәрвакыт үтиләр.
Бу көннәрдә ленинчыларның төп хәстәрлеге булып техниканы ремонтлау тора. Салих Вәлитов белән шушы темага сөйләшүне дәвам итәбез:
- Техниканы ремонтлауга кыр эшләре тәмамлану белән тотындык, соңгарак калдырырга өйрәнмәгәнбез. Мансур Рәхимов үзенең ярдәмчесе Азамат Вәлитов белән беренче чиратта тырмаларны тәртипкә китерде. Катоклар ремонтланды һәм көйләнеп куелды. Газинур Дәүләтшин үзенең “тимер атын” кыска гына вакыт эчендә әзерләде. Бу техникага арткы мостын, тапшыру коробкасын ремонтлау таләп ителде. Газинур аңарда көнбагыш басуларын эшкәртте, мал азыкларын хәзерләү вакытында печән пресслады.
Илдар Бохәрмәтов та үзенең тракторын ремонтлады, ул эшкә тотынды да инде – Йомагуҗа фермасыннан Куганакбашка сөт ташый. ДТ-75 бульдозерын да ремонтларга кирәк иде, аның чылбыры алмаштырылды. Сәмәрхан Исәнбәтов К-700 тракторын тулысынча тәртипкә китерде, бу техникага Исәнбәтов кебек тырыш хуҗаны табасы гына калды, чөнки күптән түгел аның үзенә яңа К-742 тракторы бирелде. Механизатор моңа шатланып бетә алмый, басуга чыгар өчен сезон башланганын түземсезләнеп көтә.
Ябыштыру аппараты белән МТЗ-80 тракторы Илшат Ишмөхәммәтовның оста кулларында күп еллар хезмәт итә. Тагын берничә тракторны тәртипкә китерәсе бар. Мастерскойда зур йөк сыешлы автомашиналар да ремонтлана. Шуларның берсе янында бер ир-егет йөри. Таныштык. Радик Фәйзуллин (рәсемдә) Федоровка районыннан килгән. Моннан берничә ел элек өй сатып алып гаиләсе белән Куганакбашка күченгән. Авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручы КамАЗда ике ел эшли, үз эшен теләп һәм яратып башкара, шулай ук ул күп балалы әти дә.
Фәнил Биккулов, Радик Яминев, Рәфис Яминевлар техниканы ремонтлау белән мәшгуль. Алар шулай ук ирекле янгын сүндерү командасы әгъзалары. Башка механизаторлар да эш өстендә – кайберләре тракторларын кабызып, төрле эшләр башкара, икенчеләре шөреп бора, өченчеләре узел һәм механизмнарны майлый.
Салих Хөснулла улы әйтүенчә, язын яңа культиватор кайтартылуы һәм мал азыкларын җыю комбайнын сатып алу күздә тотыла, әмма бу әлегә планда гына. Ә әлегә игенчеләр булган техниканы тәртипкә китерә, язын техниканы тикшерү вакытында аларны парадка тезгән кебек әзерләячәкләр.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: