Без картәниләребез һәм картәтиләребез хыялына да кертмәгән компьютер технологияләре чорында яшибез. Автомат кер юу машиналары, пульт идарәле телевизорлар, табак-савыт юу машиналары, кухня комбайннары, мини кар тазарту машиналары... Һәм, әлбәттә инде, вакыт узу белән хәтта кул хезмәтеннән башка мөмкин булмаган фермаларда кешенең эшкә катнашуы бөтенләй кимеде. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы” җәмгыятенең сөтчелек фермасында.
Монда күптән түгел шатлыклы вакыйга булды – савым сыерларын «500 ферма» республика программасы кысаларында төзелгән яңа бинага күчерделәр. Әйтергә кирәк, бу бик уңайлы: аларны катгый режим буенча ашаталар һәм эчертәләр, азык витаминлаштырылган. Бина зур, якты, температура нормага ярашлы. Ферма мөдире Айрат Зәбиров сүзләре буенча, монда компьютер буенча барысын да күрергә мөмкин: һәр сыер ничә литр сөт бирә, кайчан прививка эшләтергә, ясалма орлыкландыру вакыты җитмәгәнме.
- Һәм иң мөһиме – компьютер бары тик югары сыйфатлы сөтне генә кабул итә. Чөнки танкер-суыткычка килер алдыннан ул өч фильтр аша үтә. Әгәр дә сөттә кан кушылмасы яки башка төрле чирләр билгеләре ачыкланса, компьютер бу турыда хәбәр итә һәм мондый сөтне кабул итми. Яки саву аппараты чиста юылмаган, яисә анда югыч әйберләр калган булса компьютер шулай ук бу турыда хәбәр бирә. Икенчеләй әйткәндә, бу технология – безнең өчен зур табыш, - дип сөйли Айрат Закир улы.
Безгә монда кичке савым барышын күрергә туры килде. Тәүдә сыерларны махсус урынга кертәләр (берьюлы 24 баш). Җиленнәрен юганнан соң, савучылар һәр сыерга саву аппараты савытларын урнаштыралар. Саву тәмамланса, алар үзләре төшә. Һәр сыер өстендә урнаштырылган дисплейда савылган сөт күләме күренә. Компьютерга сигналлар сыерларның муенына беркетелгән чиплар ярдәмендә килә. Ягъни, саву барышын кабинетта компьютер мониторында дистанцион рәвештә күзәтергә мөмкин. Бөтен сыерлар да савылгач, савучылар пистолет-шланг ярдәмендә бинаны су белән юалар. Үзләре әйтүенчә, аларның эше, элекке елларга караганда күпкә җиңеләйгән. Моңардан тыш, хезмәткәрләр өчен яхшы шартлар бар: персонал өчен җылы һәм якты бүлмәләр, санузел урнаштырылган. “Автоматлаштырылган хезмәт белән бәйле берәребезне эштән кыскартмасыннар гына”, - ди алар.
Моңа ферма мөдире техника нинди генә заманча булмасын, ул тулысынча кешене алыштыра алмый, дип җавап бирде. Ә монда эш барысына да җитәрлек.
Без юкка гына нәкъ әлеге хуҗалык фермасына барырга карар итмәдек. Чөнки монда һәр сыердан көн саен 18 килограммнан артыграк сөт савып алалар – бу районда иң яхшы күрсәткеч. Моның сәбәбе дә күп, дигән нәтиҗәгә килдек. Бу биредә хезмәт итүчеләрнең намуслы эше, ашатуны дөрес оештыру, производствоны автоматлаштыру һәм, әлбәттә инде, җитәкчелекнең грамоталылыгы нәтиҗәсе. Правдалыларның эше өзеклекләрсез барсын, ә сыерлар сөтләрен кызганмасын!