Беренче күрсәткеч – 8 гыйнварга һәр сыердан савып алынган сөт (кг); икенчесе – үткән елның шул ук көненә карата артык яки ким (кг).
“Правда” агрофирмасы” 18,2 +6,4
“Күндерәк” 13,1 +4,3
“Үзәк” МТС 9,5 +1,4
“Урожай” 9,4 +0,6
Ленин ис. 8,7 -
“Арслан” 7,9 -
“Нур” агрофирмасы” 7,1 -
Матросов ис. 4,8 -0,2
“Альянс” 3,9 -9,4
“ТУЛПАР” 3,6 +0,2
“Урал” агрофирмасы” 3,6 -
Район буенча 9,1 +2,4
Югарыда бирелгән таблицада күренүенчә, сөт саву буенча элеккечә үк җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы” җәмгыяте алдынгы булып тора. “Күндерәк” хуҗалыгы аңардан берникадәр калыша. Җаваплылыгы чикләнгән “Арслан” җәмгыятендә, Ленин исемендәге хуҗалыкта, җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” һәм “Урал” агрофирмасы” җәмгыятьләрендә күрсәткечләр үзгәрешсез. Күндерәк хуҗалыгы күрсәткечләрендә уңай үзгәрешләр бар – үткән елгыга караганда 4,3 килограммга күбрәк. Ә менә “Альянс” җәмгыятендә эшләр бик сүлпән, анда сөт савып алу өч тапкырга кимегән. Зоотехник хезмәткә һәм әлеге өлкәдә мәшгуль башка хезмәтләргә мал азыгы сыйфатына, малларны карау һәм тоту шартларына, хезмәтне оештыруга күбрәк игътибар бирү зарур, чөнки, белүебезчә, алар җитештерү процессының иң мөһим шартларының берсе булып тора. Быел район буенча савып алынган сөт үткән елдагыдан бер фураж сыерына 2,4 литрга күбрәк булуы сөенечле.