Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 октябрь 2020, 11:35

Агросәнәгать комплексында яңалык

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында бердәм мәгълүмати киңлек булдыру кирәклеге турында фикер алыштылар.

Агросәнәгать комплексы күрсәткечләрен исәпкә алуны автоматлаштыру системасын гамәлгә кертүнең максаты - мәгълүматны тапшыруның оперативлыгы һәм сыйфаты, идарәчел карарлар кабул итүнең сыйфатын арттыру.

Республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов аңлатып узганча, системаны эшләү 2018 елда башланган. Оператив мәгълүматлар мониторингы модуле 2019 елның сентябрендә файдалануга тапшырылган иде.
Агымдагы көнгә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең шәхси кабинетлары өстендә эш алып барыла, аларны сынау агымдагы атнада башланачак. Шәхси кабинетта, башка мөмкинлекләрдән тыш, субсидияләрне рәсмиләштерү мөмкинлеге дә булачак. Бу фермерларга, республика аграрийларына әлеге хезмәтне күрсәтүне җиңеләйтәчәк.
Моннан тыш, Президиум утырышының көн тәртибенә «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе чыгарылды. Тәкъдим ителгән проектта максатлы индикаторларны һәм аларның пландагы күрсәткечләрен Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте арасында 2020-22 елларга федераль бюджеттан субсидия биру турындагы килешүләр нигезендә актуальләштерү каралган.
Фото: правительстворб.ру
Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: