Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 сентябрь 2020, 11:40

Көзге чәчү төгәлләнә

Быелгы күрсәткеч былтыргыдан югары.

Башкортстан көзге чәчүне төгәлләп килә. 420 мең гектардан артык чәчелгән инде. Бу хакта 28 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.
Урып-җыю кампаниясе барышы турында сөйләгәндә Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе, урып-җыюны 1,7 миллион гектарда төгәлләдек, бу планның 95 проценты, дип хәбәр итте. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 2019 ел дәрәҗәсеннән 10 процентка артык һәм гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә. Уңдырышлылык буенча алдынгылар булып, гадәттәгечә, Чакмагыш, Чишмә, Илеш һәм Дәүләкән районнары кала.
Майлы культуралар һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Бер үк вакытта игенчеләр 2021 елгы чәчү кампаниясенә нигез салалар. Хуҗалыклар 636 мең гектар чәчүлек җирләре эшкәрткән, барлыгы 1,3 миллион гектар җир әзерләячәкләр. Язгы чәчү өчен 258 мең тонна бөртекле культуралар орлыгы әзерләнгән, бу планның 89 проценты.
Илшат Фазрахманов республикада уңыш түбән булган районнарда да киләсе елгы чәчү өчен җитәрлек орлык хәзерләнүен ассызыклады. Фото:glavarb.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: