Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 сентябрь 2020, 11:15

Авыл хезмәтчәннәре эшчәнлеген яктыртыйк!

Башкортстанда #будниаграриев акциясе старт ала.

Ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ил аграрийлары аны 11 октябрьдә бәйрәм итәчәк. Республикада тантаналар, гадәттәгечә, бераз соңрак узачак, ул вакытка кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнәчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан илдә #будниаграриев акциясе башланып китте.
#будниагриев хештегы белән материалларда бөтен Русия буенча фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең ничек эшләүләрен күрсәтәчәкбез.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә Башкортстан аграрийларының нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә республикада 2020 елның гыйнварыннан августына кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 106,1 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта игенчелектә күрсәткеч — 114,9 процент, терлекчелектә — 102процент.

Чагыштыру өчен: шул ук сигез ай нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең уртача Русия индексы 104,1 процент тәшкил итә (2019 елда – 102,5 процент). Төбәк индексының үсеше ашлык җитештерү күләмнәрен 46,8 процентка, сөт (1,3 процентка) һәм ит (11,8 процентка) арттыру белән тәэмин ителгән.

Фото: Динар Калимуллин.

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: