Һәрвакыт тыныч гаилә башлыгы Абдулла Тимербәк улы атлар үрчетү турында ишетеп кенә белми. Бу эштә аның тәҗрибәсе һөнәри дәрәҗәгә җиткәндер, мөгаен. Ә башкача мөмкин дә түгел. Балачактан башлап бүгенге көнгәчә аның барлык тормышы терлекчелек белән бәйләнгән. Мәкъсет авылыннан Мөкәрәмә һәм Тимербәк Котлушиннарның алтынчы балалары шул вакытта ук атлар яраткан, ә моңа аны әтисе алып килгән.
Армия хезмәтеннән соң 1983 елда ул “Стәрле” колхозына эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәше Тәслия Биктимер кызы белән дә шушында очраша. Аларның карашлары туры килә, чөнки кыз Башкорт авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетын тәмамлаган була. Моннан тыш, аның кебек үк, Тәслия апа күрше Ибракай авылында үсә, балачактан ук әнисенең ярдәмчесе була:
- Без Иске Калкаш мәктәбендә укыдык, өйгә җәяүләп кайта идек. Төштән соң мин туп-туры фермага йөгерә идем. Анда әнием бозау караучы булып эшләде, - дип хатирәләре белән уртаклашты хуҗабикә.
Өйләнешкәч, Котлушиннар Стәрлетамактан ерак түгел Первомайский совхозына күченәләр. Абдулла абый ферма мөдире, ә аның тормыш иптәше бухгалтер булып эшли. Балалары туа. Декрет ялында булганда, Тәслия апа буш вакытыннан файдаланмый булдыра алмый. Өч бала әнисе икенче югары белем ала – бусы инде икътисад белеме.
Абдулла абый тәэминат өчен җавап бирсә, Тәслия апа – ул “ми” үзәге. 2000 елда гаилә яңадан туган якларына кайта. Ибракайда Бөрҗән бурасыннан иркен өй салып керәләр. Ирле-хатынлы Котлушиннар эшләгән Салават исемендәге колхозда эшләр башта әйбәт кенә бара. Әмма, вакыт үтү белән, алар түбәнгә тәгәри. Ничек тә булса хәлдән чыгу һәм гаиләне ашату өчен Абдулла абый мал үрчетә башлый. Өй артында гына булган иркен көтүлекләр көтү йөртү мөмкинлеге бирә. Бушап калган җәйге лагерьны арендалыйлар, крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштерәләр. 2014 елда Котлушиннар елкычылык буенча Грант ота. Мондый ярдәм бик ярап куя. Токымлы айгырлар, беренче МТЗ-82-1 тракторын сатып алалар. Барлык фермерлар кебек үк, Абдулла абый кирәкле мәгълүматны Интернеттан ала. Атларның токымнары, аларны үрчетү, дәвалау, дирбияләр ясау турында күп үзләштерә. Ә шулай да, ни өчен нәкъ менә атлар? Бәлки алар безне, кешеләрне, нәрсәгәдер өйрәтәдер? Барыннан да бигрәк, атлар – көч, тыйнаклык, акыл һәм чыдамлыкка ия, дип җавап бирделәр. Чынлап та, аларны күзәтү бик кызыклы һәм фәһемле. Мәсәлән, алдан йөрүче атның көтүдә лидерлыкны ничек яулавын һәм ак кар өстендә тибендә атлар йөрүен күзәтү.
Бүгенге көндә “Котлушин А.Т.” тотрыклы терлекчелек хуҗалыгы алып бара. Ул 40 гектар көтүлек җире, 70 баш елык малын үз эченә ала. МТЗ-80 һәм МТЗ-82-1 тракторлары бар, монда өч эшче дә рәсми рәвештә эш тапкан. Болар артында Котлушиннарга күтәрелергә туры килгән борчулы йокысыз төннәр, тәвәккәллек һәм башка “фермерлык” баскычлары ята.
Фермерлар үзләренең тармагының, күп хезмәт таләп итүгә карамастан, перспективалы булуын белә. Аларның продукциясен – ит, сөт изделиеләрен, кымызны даими клиентлары бик тиз алып бетерә. “Заря” җәмгыяте җитәкчесе Гафур Корбангалиев белән үзара ярдәмләшү буенча хезмәттәшлек алып барыла.
Хәзер Абдулла абый атларга булган сөюен оныкларына да тапшыра. Аларның иң зурысы – Элина күптән инде атка атланып йөри, аның яраткан аты да бар. Котлушиннарның балаларыннан уллары Илмир БДУда юридик факультет тәмамлаган, капитан званиесендә, ГУФСИН системасында эшли, гаиләсе белән Мәләвездә яши. Кызлары Розалия, БДМУ тәмамлап, Ишембайда табиб-педиатр булып эшли. Кече кызлары Лилия – БДМУның 3 курс студенты. Алар барысы да эш белән мәшгуль, ләкин әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм итәргә мөмкинлек табалар. Кем белә, вакыт үтү белән оныкларының берәрсе гаилә эшен лаеклы дәвам итүче дә булыр. Моңа бик тә ышанасы килә.
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
Рөстәм ЯГЪФӘРОВ фотосы.