Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2020, 12:34

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Шушы елның 3 августына республикада көзге бөртекле культураларның уртача уңышы гектарыннан 28,2 центнер тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечләрдән 28 процентка артып киткән.

Төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Башкортстанның 25 районында бөртекле сабан культураларын җыюга керештеләр. Биредә уртача уңыш шулай ук узган ел күрсәткечләреннән артып китә. Элеваторлар ашлык кабул итәргә әзер. Көзге бөртекле культуралар 30 процент мәйданда җыеп алынган инде, бу 100 мең гектарга якын.

Илшат Фәйзрахманов урып-җыю кампаниясендә «Колос» студентлар отряды (БДАУ), шулай ук махсус механикалаштырылган отрядларның актив катнашуын билгеләп үтте. Алар техника җитмәгән районнарга ярдәм итәләр.

- Агросәнәгать комплексы, асылда, безнең тормышның әйдәп баручысы булды, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Сез үсешне киметмисез, икътисадыбыз өчен уңай күрсәткечләр бирәсез. Моның өчен зур рәхмәт!

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республиканың көньяк районнарына аерым игътибар бирергә кирәк, алар дым җитмәүдән зыян күрә. Хәлне аграр секторны үстерүнең комплекслы программасы коткарырга тиеш. Радий Хәбиров аны Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшләргә кушты.

Фото: Пиксабай
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: