Алты гектар мәйданда үскән берничә сорт алмагач, слива, карлыган үзләренең мул уңышы белән сөендерә. Бер гектардан артык мәйданны бакча җиләге били. Аны күпләп җыю июнь азагында ук башланган. Беренчеләрдән булып аның уңышыннан авылда яшәүчеләр авыз иткән, ә гомумән, биредә үскән җиләкләрне җыеп алырга барлык тирә-яктан: якындагы авыллардан, район үзәгеннән киләләр, күптән түгел генә Кыргыз-Миякәдән, Стәрлетамактан кунаклар булып киткән. Берәүләр кайнатма өчен җыйса, икенчеләре туңдыра, кемгә ничек ошый бит - бакча җиләге ничек тә тәмле! Җиләк җыю тәмамланып килә, куаклардан соңгы җимешләре өзелә.
Бакча җиләгеннән ерак та түгел карлыган басуы урнашкан. Аны җыю узган атнада башланган.
- Биредә “Голубика” сорты күбрәк, ул – таләпчән түгел, эре һәм татлы, - дип сөйли агроном-бакчачы Өлфәт Искәндәров. – Быелгы уңыш былтыргыдан азрак, шулай да беркем дә буш кайтып киткәне юк. Барысы да күпме тели, шулкадәрле җыйный ала. Карлыганны килограммын 100 сумнан җыярга мөмкин.
Җиләк-җимеш агачларыннан тыш, питомникта яшелчә: помидор, кыяр, кәбестә, сарымсак, суган, бәрәңге үсә. Алар кооператив эшчәннәрен тукландыруга тотыныла, шулай ук көзге ярминкәләрдә сатыла.
Биредә эшләүче хатын-кызлардан башка, питомник тиешле хәлдә тотылмас иде. Алар иртә яздан үсентеләр утырта башлый, түтәлләрне утый, су сибә, җиләк-җимеш агачларын тәрбияли. Күбесенчә кул хезмәте кулланыла. Бәрәңге күмгәндә генә техника кулланалар. Түтәлләргә даими су сибелә. Су скважинадан килә. Әлеге эссе көннәрдә үсемлекләр сугаруга бигрәк тә мохтаҗ. Яхшылап су сибелмәсә уңыш алып булмый.
Көзен яшелчәләр базга урнаштырыла, язга кадәр шунда яхшы сакланалар.
Әле җиләк-җимеш вакыты. Мондый мизгелне кулдан ычкындырмагыз! Җиләк-җимеш ашагыз, витаминнар туплагыз. Тәмле компот кайнатыгыз яки кайнатма әзерләгез. Вакытында эшләп калыгыз!
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.
Рәсемдә: Җиләк-җимеш питомнигы эшчәннәре Әлфия Искәндәрова, Индира Дәминева, Айгөл Кадыйрова, Гөлнур Гаитова кәбестә плантациясендә