Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 июль 2020, 14:39

Җәйнең иң матур мизгеле

Радий Хәбиров республика басуларының матурлыгына сокланды.

"Июльдә безнең кырлар аеруча матур. Быел бөртекле культуралар ныклы, һәлак булу күзәтелмәде диярлек. Һава торышы яхшы: кояш, ә туфракта дым җитәрлек. Болар барысы да - яхшы уңыш шартлары, аны көз көне җыеп алырга планлаштырабыз. Аграрийлар фаразлавынча, бөртеклеләрнең тулай җыемы 3,5 миллин тоннага якын тәшкил итәчәк. Уңдырышлылык республика буенча гектарыннан кимендә 20 центнер булачак, ә кайбер районнарда тагын да күбрәк! Әлбәттә, болар барысы да һава торышы аркасында гына түгел - авыл кешеләре нык тырышты: орлыкның элита сортларын кулланды, чәчүлекләрнең мәйданын, туфракка ашлама кертүне, узган ел белән чагыштырганда, 16 мең тоннага арттырдылар. Моннан тыш, бездә федераль һәм республика ярдәм программалары эшли, алар булышлыгы белән 4,7 миллиард сумлык яңа техника сатып алынган (2019 елда 1,6 миллиард сумга азрак булган). Бу урып-җыю эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Ә хәзергә - кырларның төрлелеге, матурлыгы белән ләззәтләнәбез", - дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. Чыннан да, җәйнең иң гүзәл чоры. Ә алда мул уңышлы көз көтә. Бары тик һава шартлары уңай булсын, авыл уңганнарының сәламәтлеге нык булсын.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото:https://kiziltan.rbsmi.ru

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: