Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2020, 12:55

Электр энергиясе арзанаячак

Бу хакта Президент Владимир Путин белдерде.

Пандемия шартларында аграрийлар кичергән уңайсызлыклар аркасында азык-төлек бәяләре кискен үзгәрергә тиеш түгел. Бу хакта Президент киңәшмәсендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев белдерде. Шул ук вакытта, ярдәм чаралары сыйфатында министр ташламалы кредитларны түләү вакытын озайтырга тәкъдим итте.

- Агросәнәгать комплексы эше пандемия аркасында җитди үзгәрешләр кичермәде, - дип саный Владимир Путин. - Русия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулы күләмдә тәэмин итә, эзлекле рәвештә глобаль базарларны үзләштерә, кайбер позицияләр буенча алдынгы экспортерлар санына керә, - дип белдерде Президент авыл хуҗалыгындагы һәм азык-төлек сәнәгатендәге проблемаларга багышланган киңәшмәдә.

Бизнеска йөкләнешне җиңеләйтү максатында Хөкүмәткә фермерлар өчен электр энергиясенә тарифны киметү турында уйларга кирәк, дип билгеләде дәүләт башлыгы.

Фото ТАСС.

Автор: Идрис Саитгалеев https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: