Илнур Муратов 14 ел Төньякта эшләгәннән соң тормышын тамырдан үзгәртергә карар итә. Туган авылына кайта һәм нәрсә белән шөгыльләнергә икәнлеге турында уйлана. Нәтиҗәдә, энесе Илһам белән, ул һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, шулай ук вахта белән эшләп йөргән, терлекчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Ташландык колхоз фермасы, дөресрәге, аннан калган нәрсә күзләренә ташлана. Биналарның берсе ярыйсы сакланган, аның тәрәзәләре һәм ишекләре юк, ләкин стеналары әйбәт, түбәсе бар. Беренче эш итеп аны тәртипкә китерәләр. Ә менә документлар белән эш итү тәмамланмаган – мәшәкате бик күп булып чыга. Аннары дәүләттән алган средствога 20 баш мөгезле эре терлек, шулай ук яңа трактор сатып алалар. Бүген хуҗалыкта 50 баш исәпләнә.
Фермерлар 100 гектар җирдән башлаган. Бөртеклеләр чәчкән. Ул вакытта техникадан бары тик комбайн һәм трактор гына булган. Акрынлап “тимер” штат тулылана башлаган – бүгенге көндә хуҗалыкта 7 берәмлек авыр техника һәм барлык тагылма агрегатлары – чәчкечләр, тырмалар, сабаннар, төргәккә пресс-җыйгыч. Чәчү мәйданнары да арта, аларны 266 гектарга җиткерәләр. Ләкин бу гына җитми. Фермерлар майлы культура үстерү белән дә шөгыльләнергә ниятли. Көз көне 100 гектар шепкән чәчкәннәр. Җитен орлыгы сатып алганнар. Маллар өчен бөртекле һәм мал азыгы культуралары чәчәргә кирәк. Ә моның өчен 200 гектар гына аз.
Бу көннәрдә фермада малларны кышлату чоры дәвам итә. Сыерлар вакытлыча савылмый, бозауларын имезәләр. Янәшәдә читлекләрдә бозаулар тора. Терлекләрне ашату, тәрбияләү буенча мәшәкатьләрне Илһам үз өстенә алган. Айнур Туктамышев белән алар әйбәт эшли. Мал азыгы җәй көне җитәрлек хәзерләнгән. Басулардан ферма территориясенә 1500 төргәк хуш исле печән китерелгән. Малларны, алар үзләре әйтүенчә, “борынгыча” ашата – печән, салам, вакланган иген.
- Кышкылыкка сусыл мал азыгы хәзерләгәндә әйбәт булыр иде, ләкин махсус техникадан башка бу мөмкин түгел. Бу турыда фикерләр бар, - ди Муратовлар.
Фермерларның техникасы көздән үк ремонтланган. Т-150 тракторының тышкы торышы өстендә әзрәк эшлиселәре бар, ягъни яңа кабина урнаштыру күздә тотыла. Илнур Тәлгать улы, автомәктәпне тәмамлаган, техниканы әйбәт белә. Ләкин оста һәм тәҗрибәле механизатор Юрис Рәҗәповның ярдәменнән башка барлык эшләрне дә башкару җиңел булмас иде.
Әлеге зур булмаган команда туган җирендә рәхәтләнеп эшли. Башка төрле хезмәтне алар күз алдына да китерә алмый. Шуңа күрә Муратовлар, бернигә карамастан, алга барырга – мәйданнарны киңәйтергә, техниканы яңартырга, авылдашлары өчен яңа эш урыннары булдырырга ниятли. Ә иң мөһиме – алар моңа әзер һәм дәртләнеп эшли, аларның барысы да уйлаганча килеп чыгачак!