Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2019, 17:04

Кышның кызу мәле

Гыйнвар ае карга, бураннарга һәм башка көтелмәгән табигать күренешләренә бай булды. “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыяте филиалы Стәрлебаш юл ремонт-төзелеш идарәсе хезмәткәрләренең дә “кызу” чоры. Кар көртләре басып китмәсен, авария хәле килеп тумасын өчен юлларны тәртиптә тоту зарур.

Трассаларны тазартуга көн саен 15 берәмлек техника чыга (кабатлап әйтәм, трассаларны, ә авыллар эчендәге юлларны түгел). Эшләр көн саен иртән пассажир һәм мәктәп автобуслары үтә торган муниципаль билгеләнештәге юллардан башлана. Техника зарурлык туган саен, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә кар тазартырга чыга. Һәр транспортка аерым участок беркетелә. Шулай ук ул юлларны карауда проблемалар ачыкланган башка участокларга да җибәрелергә мөмкин.

- Безнең оешма 249,5 км озынлыктагы муниципальара һәм урындагы билгеләнештәге – авылларга керү юлларын – барлыгы 137,5 км юлларны хезмәтләндерә, - дип сөйли Стәрлебаш юл ремонт–төзелеш идарәсенең баш инженеры Айдар Искәндәров. – Кар көртләрен тазарту – бу бурычның бер өлеше генә. Юлчылар шулай ук комлы-тозлы катнашма сибү белән дә шөгыльләнә.

Куәтле техника – автогрейдерда һәр иртә Хөсәен Хәбибуллин (рәсемдә) юлга чыга. Ул Юл ремонт-төзелеш идарәсе коллективында күптән түгел генә эшли. Кыска вакыт эчендә хезмәттәшләренең һәм җитәкчелекнең хөрмәтен һәм ышанычын яулаган. Моңа кадәр Хөсәен Хәлиулла улы вахта ысулы белән Төньякта эшләгән. Озак вакыт бульдозер машинисты булган. Туплаган тәҗрибәсе яңа эш урынында да кирәккән – аңа берьюлы ике техника – бульдозер һәм автогрейдер ышанып тапшырганнар. Ул аларны һәрвакыт төзек хәлдә тота. Һөнәри бәйрәм – октябрь аенда билгеләнгән Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә Х.Хәбибуллин юл ремонт–төзелеш идарәсе җитәкчелегеннән Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Ә бу көннәрдә юлчы үз эшен җаваплы һәм намуслы башкаруын дәвам итә. Кичә, мәсәлән, Стәрлебаш-Нордовка маршруты буенча чыккан.

Язга ерак әле. Алда кар-бураннар аз булмас. Кыш юлчылар өчен дә, автоһәвәскәрләр өчен дә җитди бәла-казаларсыз үтәр, ә табигать уңай күренешләре белән сөендерер дип ышанабыз.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: