Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2019, 12:12

Басуларда тынлык, мастерскойларда эш кайный

Шушы көннәрдә без аларның берсенә бардык. Матросов исемендәге хуҗалыкның Хәлекәй бригадасында техниканы ремонтлау узган ел ахырында башланган. Кыска вакыт эчендә монда ике тракторны тәртипкә китерергә өлгергәннәр. ДТ-75 тракторының двигателе, МТЗ тракторының руль идарәсе һәм башка тармаклары капиталь ремонтланган.

Эшләр күбесенчә үз көчләре белән башкарыла: һәр механизатор үзенә беркетелгән тракторны ремонтлый. Ремонтлау заводына җитди төзексезлекләре булган детальләрне генә җибәрәләр.

- Әлеге вакытта мастерскойда үзләренең “тимер атларын” Назыйм Әсфәндияров һәм Фәнзил Маһиянов (рәсемдә) ремонтлый, аларга Ильяс Галиев ярдәм итә. Җитди ремонт таләп ителде. Бер тракторның картерын, муфтасын алыштырдык, ике арадагы терәкне ремонтладык. Икенчесенең йөрү өлешенә һәм арткы күперенә ремонт таләп ителде, - дип сөйли гараж мөдире Илдус Байгилдин.

Илдус Нурфәез улы белән бергә без ремонтлау мастерское буйлап үттек. Анда һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Механизаторларга еш кына ярдәм сорап Зөфәр Әминевка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул эретеп ябыштыручы да, токарь да. Эшләү чорында ул әлеге һөнәрләрнең асылына төшенгән: теләсә кайсы әйберне үткерли, эретеп ябыштыруны пөхтә һәм сыйфатлы башкара.

Хәлекәйлеләр алдында тагын ике берәмлек техниканы ремонтлау эше тора. Тагылмалы агрегатларга килгәндә, ике культиватор тулысынча әзер. Тагын берсенең лапаларын алыштырырга кирәк. Тагылмалы чәчкечне тәртипкә китергәннәр.

Хуҗалыкның баш инженеры Илдус Кинҗәбулатов билгеләвенчә, запас частьлар белән проблемалар юк – аларны табуы авыр түгел. Ләкин еш кына сыйфатсыз запас частьларга юлыгырга мөмкин һәм алар вакытыннан алда ватылуга китерә.

- Кайвакыт алар бер-ике көннән соң сафтан чыккан очраклар да булгалады, - ди инженер. – Шуңа күрә сатып алганда аеруча игътибарлы булу зарур. Бәяләр дә гаҗәпләндерә: бер үк деталь 119 сумга, шул ук вакытта башка җирдән аны барлыгы 19 сумга сатып алырга мөмкин. Әйткәндәй, икесенең дә сыйфаты бер үк.

Шунысы сөенечле, әлеге хуҗалыкның хезмәт коллективы март аенда техника һәм аларга тагылмалар ремонтланган һәм әзерлек сызыгына тезелгән булсын өчен үзләреннән торганның барысында эшли.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: