Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 гыйнвар 2019, 12:10

Фермаларда каникуллар юк

Яңа елдан соң без барыбыз да каникулда ял иткәндә ферма эшчәннәре гадәти режимда эшләде. Фермада эш ел әйләнәсенә бара, аеруча кышын, малларны абзарларда асрау чорында. Быел беренче тапкыр без барган җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыятендә малларны кышлату әйбәт бара.

Кызыл почмакта иркен. Йомшак диван, креслолар, өстәл һәм урындыклар – болар барысы да өй мохите тудыра. Ә тәрәзә янында төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән чыршы тора.

- Ансыз ничек инде! Яңа ел көн саен булып тормый, декабрь азагында елга йомгак ясыйбыз, алдынгыларны билгелибез, Кыш бабайдан бүләкләр алабыз, - диде әңгәмәдәшем, ферма мөдире Рим Рәхимов. Ел уңышлы тәмамланган һәм Рим Ринат улы фикеренчә, терлекчеләр шундый бәйрәм чарасына лаек.

Фермада савым сыерлары 170 баш исәпләнә. Аларны машина белән сыер саву операторлары: Гөлчирә Хужина, Альбина Хужина, Янбикә Фархшатова, Ирина Казанцева хезмәтләндерә. Мал караучылар икәү – Рәсүл Вәлиев, Айрат Усманов. Рафаэль Латыйпов һәм Рәдис Хужин бозаулар карый.

- Кайчандыр фермада 12 мал караучы, сигез савучы эшли иде. Хәзер аларның саны бермә бер кимеде. Моның сәбәбе – эш процессының механикалаштырылуы. Савучыларның хезмәтен җиңеләйтүче сөтүткәргеч бар, ә мал азыгы тарату мал азыгы тарату җайланмасы ярдәмендә башкарыла. Моның өчен күптән түгел мал азыгы болгаткыч сатып алганнар. Аның бункерына төягеч ярдәмендә печән, салам, сенаж, силос һәм махсус азык салына, аннары ул ваклана һәм катыштырыла. Бу эш Илфир Хәкимовка һәм Әмир Изикәевка (рәсемдә) ышанып тапшырылган.

Тагын бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк. Узган елдан башлап хуҗалыкта бозауларны үстерүнең яңа технологиясе кулланыла, бу яхшы артым алырга һәм малларның сакланышын тәэмин итәргә ярдәм итә. Һәр терлек туганнан алып билгеле бер вакытка кадәр шәхси читлектә тотыла, әлегә алар 26. Аларның санын арттыру күздә тотыла. Моның өчен урын бар, кирәкле төзелеш материаллары китерелә башлаган да инде.

Бозаулар рационында һәрвакыт грануллы старт катнаш азык, су, сөт. Болар барысы да савучыларның хәстәрлеге (чөнки башта бозауларны алар карый) белән бергә яхшы нәтиҗәләр бирә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыятендә сөт савып алу буенча күрсәткечләр әйбәт. Көненә һәр фураж сыерыннан уртача 10,7шәр килограмм сөт савып алына. Продукция Мәләвез сөт-консерва комбинатына озатыла һәм бу хуҗалыкта финанс тотрыклылыкны тәэмин итә, бу, үз чиратында, эшчәннәргә вакытында хезмәт хакын түләргә, башка бик күп финанс мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: