Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 декабрь 2018, 12:38

Фермада барысы да тәртиптә

Кыш әле башланды гына һәм ныклы суыкларын күрсәткәне юк. Малларны кышлату чорына терлекчелек биналарын кемнең ничек әзерләве менә шундый салкыннарда күренә дә инде.

Бакый сөтчелек фермасы территориясенә болай гына эләгермен димә – керү юлыннан теләсә кемне үткәрмиләр – кагыйдәләре шундый. Шулай да безнең редакциядән килгәнне белгәч, каравылчы искәрмә ясады – беренче терлекчелек корпусына кадәр 100 метрлап булыр, шуннан да ким түгел. Ферма мөдире Валентина Бәширова безне үзенең кабинетында – яңа, “500 ферма” программасы буенча төзелгән бинада зур булмаган бүлмәдә каршы алды. “Кышлату ничек бара?” дигән сорауга барысының да үз чираты белән тыныч баруын әйтте. Валентина Михайловна хуҗалыкта дистә еллар хезмәт салса да, мөдир булып яздан бирле генә эшли. Димәк, аңа фермада эшләү яхшы таныш, ләкин хәзер җаваплылык тагын да күбрәк.

Малларны җиде терлекче карый. Шуларның берсе –Шакир Яппаров. Ул гомер буе машина йөрткән, Совет чорында аңа, җитештерү алдынгысы буларак, хәтта “Москвич” бүләк иткәннәр! Пенсиягә чыккач терлекче булып эшли башлаган. Тыйнак, тырыш кеше. Гер спорты белән шөгыльләнгән, Сабантуйларда җиңүче булган. Бүген дә герләр күтәрә, теләсә кайсы яшь спортчыдан арттыра!

Ферманың башка эшчәннәренә килгәндә, барысы да тәҗрибәлеләр. Машина белән сыер саву операторлары Любовь Финагеева, Әлфия Абсатарова, Рәсимә Баһаветдинова, Наталья Гәрәева, Светлана Прозорова, Илсөяр Рәхимова, Светлана Триханова, Елена Хәмитрәхимова үз бурычларын яхшы башкара. Сөт саву җәйге чор дәрәҗәсендә диярлек. Тулаем савым тәүлегенә 4400 центнер тәшкил итә. Сөт сыйфатлы, аны менә дигән сырлар ясаучы Бәләбәй сөтчелек комбинаты юкка гына сатып алмый.

- Мал азыгына аерым игътибар бирәбез, - дип дәвам итте В.Бәширова. – Алар җитәрлек дәрәҗәдә хәзерләнгән, печән дә, сенаж да, силос та бар. Сәламәт һәм нык үрчем малы әйбәт шартларда үстерелә. Бозау караучылар Әлфинур Вәлишина һәм Лилия Мөштәриева зур артым ала – тәүлегенә 800 граммнан артык.

Без әңгәмәләшкән арада, сөйләшкән һәм көлешкән тавышлар ишетелде. Савучылар кичке савымга килде. Аларны барысын бергә фоторәсемгә төшерергә карар иттек, Валентина Михайловна кемнедер бүлеп калдырырга теләмәде:

- Алар барысы да әйбәт эшчәннәр, таң әтәчләре белән торып фермага киләләр, кичке караңгыда алар янә монда. Мондый графикны һәркем күтәрә алмый.

Ул көнне фермада безгә хуҗалык зоотехнигы Хәбир Фаткуллин белән очрашырга туры килде. Ул 1981 елдан бирле терлекчелектә. Малларны ашату һәм карауны контрольдә тоту, шулай ук кайбер көнкүреш проблемаларын хәл итү аның бурычларына керә.

Бакыйлылар кышкы чорга нигезле әзерләнгән. Иң мөһиме, малларны ашатырга ризык җитәрлек, ферма территориясендәге мал азыгын күреп без моңа үзебез инандык. Ә менә биналарда чиста булса да бераз дымлы. Моның сәбәбе – җилләтүнең дөрес булмавы, аны көйләү зарур. Ә калган яктан барысы да тәртиптә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: