Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2018, 12:02

Техниканы ремонтлау һәм малларны кышлату - мөһим мәсьәләләр

Чираттагы авыл хуҗалыгы елы тәмамланды. Киеренке урактан соң киләсе сезонга кадәр кешеләргә генә түгел, техникага да ял таләп ителә. Шуңа күрә техниканы саклауга кую, аны ремонтлауны оештыру – һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы өчен гаять мөһим һәм җаваплы эш. Шулай ук бу көннәрдә барлык терлекчелек фермаларында шулай ук мөһим бурыч – малларны кышлату чоры бара. Җомга көнне Ленин исемендәге хуҗалык базасында район семинар-киңәшмәсе үтте, анда әлеге вакытта мөһим булган мәсьәләләр тикшерелде – техниканы ремонтка кую һәм малларны кышлату. Анда район хакимиятенең АПК бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар, баш зоотехниклар, сөт-товар фермалары мөдирләре, ветеринария эшчәннәре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары һ.б. катнашты.

Семинарда катнашучыларны хуҗалык җитәкчесе Юнир Синәгулов сәламләде. Аннары алар бергәләп хуҗалыкның машина-трактор паркын карады, тракторлар һәм тагылма агрегатларны ремонтлау барышы белән танышты.

- Әлеге вакытта алты трактор – өч МТЗ, ике Т-4А, бер ДТ-75не ремонтлау эшләре бара, - дип сөйли хуҗалыкның баш инженеры Амур Синәгулов. – Катокларны, культиваторларны, тырмаларны ремонтлау өчен бригадалар төзелгән.

Кыйммәтле, егәрле агрегатларны саклау өчен монда ябык бина кулланыла. Техника кагыйдәләргә ярашлы куелган, аны саклау буенча барлык чаралар күрелгән.

Семинарда катнашучылар машина-трактор паркының һәр почмагын карап чыкты, биналарда һәм мәйданнардагы тәртипкә, ремонтчылар өчен эш шартларына бәя бирде.

Аннары алар малларны кышлату шартлары белән танышу өчен Куганакбаш терлекчелек фермасына юнәлде. Фермада 400 сыер, 400 башка якын үрчем малы асрала. Хәзерге вакытта кооператив буенча көндәлек уртача сөт савып алу 4,1 тонна тәшкил итә. Сөтне югары сорт белән җаваплылыгы чикләнгән “Уфамолгорзавод” җәмгыятенә тапшыралар. Катнашучылар сыер, бозау абзарларын, ике танкер-суыткычлы сөт блогын, баш ветеринар-табиб бүлмәсен карадылар. Хуҗалыкта маллар өчен җитәрлек мал азыгы хәзерләнгән. Төгәлрәк әйткәндә, шартлы бер баш малга 48,5 центнер азык берәмлеге. Мал азыгы йорты тулысынча ихаталанган. Җитәкчелек терлекләрне ашатуны автоматлаштыру өчен мал азыгы тараткыч сатып алырга ниятли.

Маллар тиешенчә ашатыла һәм карала. Бозаулар аерым контрольдә асрала. Семинарда катнашучылар моны үзләре күреп инанды. Күптән түгел монда бозауларны яңа технология буенча үстерә башлаганнар. Җаваплылыгы чикләнгән “Экопрод” җәмгыяте вәкиле Рөстәм Бәдретдинов (рәсемдә) шул турыда җентекле сөйләде.

Аннары сөйләшү – теоретик өлеш – Куганакбаш авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда зур булмаган музыкаль тәнәфестән соң Юрис Юнир улы агымдагы елда башкарылган эшләр, алынган керем, хуҗалыкның казанышлары турында сөйләде. Быел хуҗалыкның машина-трактор мастерское “Акросс 550” комбайны, “Агратор Анкер – 8500”чәчү комплексы, шулай ук “Арктика-2500” сөт суыткычы – барлыгы 12 млн. сумлык җиһаз белән тулыланган. Куганак елгасы аша күпер ремонтланган, хуҗалык тарафыннан чишмәне төзекләндерүгә спонсорлык ярдәме күрсәтелгән.

Агросәнәгать комплексы бүлегенең баш инженеры Равил Тукбаев үзенең чыгышында техниканы ремонтлау буенча звенолар төзелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен билгеләде, катнашучыларны БР Хөкүмәте һәм район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровның авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүнең календарь вакытын һәм ремонтлау графигын төзү турындагы күрсәтмәләре белән таныштырды. Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларга техник карау нәтиҗәләре турында Дәүләт техник күзәтүе инспекциясе начальнигы Минияр Насыйров сөйләде. Агросәнәгать комплексы бүлегенең баш зоотехнигы Наил Йосыпов агымдагы елның ун аенда терлекчелек тармагында эш анализы белән таныштырды. Район ветеринария станциясе начальнигы Азат Әхмәров бик мөһим мәсьәлә – башка төбәкләрдән рөхсәттән башка маллар кертү һәм аларның нәтиҗәләренә игътибар юнәлтте. Азат Рәхимҗан улы шулай ук ел ахырына кадәр барлык җәмәгать малы биркаланган (мөгезле эре терлек, мөгезле вак терлек) һәм чип куелырга (атларга) тиешлеген искәртте.

Күрүебезчә, семинарда төрле һәм әһәмиятле мәсьәләләр каралды. Күпчелек җитәкчеләр һәм хуҗалык белгечләре, фермерлар артабангы эш өчен бик күп фәһемле нәрсәләр алды.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар чараны оештыруга югары бәя бирде, Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчелегенә тәҗрибә уртаклашу һәм файдалы аралашуга шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: