- Техника яңа түгел, куллануда булган. Быел җәй сатып алган идек. Бераз карарга, төзәтергә туры килде, ә болай зыян юк, - дип фермер канәгать кыяфәттә кабинадан төште.
Василий Тюмин техниканы яхшы белә. Ул – үзе инженер да, механик та. Кайчандыр ветеринарга укыган, берничә ел белгечлеге буенча “Ашкадар” колхозында эшләгән дә. Ләкин колхоз беткәч, фермерлык белән шөгыльләнүдән башка чара калмаган. Ул вакытта Тюмин арендага 17 гектар җир алган (аңа өстәп 33 гектар пай җирләре) һәм ашлык культураларын эшкәртә башлаган.
- Бүгенге көндә мин 480 гектар җир эшкәртәм. Көнбагыш, арпа, бодай чәчәбез. Бөртеклеләрне вакытында җыеп алдык. Һава торышы бозылу сәбәпле, көнбагыш җыю сузылды, хәзер эш аз калды инде, - ди әңгәмәдәшем.
Барлык эшне фермер берүзе башкара алмый, әлбәттә. Беренче чиратта гаиләсе ярдәм итә. Хуҗалыкта шулай ук авылдашлары һәм күрше авыллардан эшчәннәр бар. Алар турында Василий Евгеньевич аеруча җылылык һәм рәхмәт белән сөйли:
- Мәсәлән, Рамазан Тулебергеновны гына алыйк. Менә дигән, шәп механизатор! Бөтен эшне намуслы башкара. Улым Александр – минем уң кулым. Шәһәрдә электрикка укый. Ул кечкенәдән үк минем белән, күп эшкә өйрәнеп үсте. Аңа трактор беркетелгән, ләкин ул теләсә кайсы транспортта эшли ала.
Саша әтисенең эшен дәвам итәрме, анысын вакыт күрсәтер, ә әлегә ул шәһәрдә предприятиеләрнең берсендә производство практикасы үтә.
Үсемлекчелектән тыш, Василий Тюмин ит өчен малчылык белән дә шөгыльләнә. Элекке дуңгыз фермасының ике корпусын сатып алган (үзе кайчандыр мөдирлек иткән), берничә баш мөгезле эре терлек куйган. Бүгенге көндә фермерлык хуҗалыгында 130 баш мал исәпләнә. Маллар өчен азык җитәрлек хәзерләнгән,биналар ремонтланган. Көндез маллар көтүгә чыгарыла. Көтү авыл тирәсендәге болыннарда йөри. Әхмәт Тимербаев һәм Фәнзил Әскаров чиратлап көтә. Без килгән көнне Фәнзил Мәҗит улының чираты иде. Таныштык.
- Мин бу авылныкы түгел. Түбәнге Аллагуатта яшим. Икенче ел монда эшлим, - диде яңа танышым.
Ул эшкә ат белән йөри икән.
- Моннан турыга алты километр тирәсе, ә урау юлдан – ун километр. Көтү көткәндә, күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Сәламәтлеккә файдалы, - ди Фәнзил Әскаров (астагы рәсемдә).
Йөрү һәм бераз йөгерү өчен башка сәбәп тә бар: беренче салкыннар башланды.
Ләкин фермер Василий Тюминны тырышлыгы һәм эшләрне алып бара белүе нәтиҗәсендә кышкы салкыннар куркытмый.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.