Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 октябрь 2018, 14:05

Эш шартлары яхшыра

Ләкин проблемалар да бар әлеСәгать 16.00 күрсәтә. Тагын ярты сәгатьтән “Үзәк” МТСның Карагыш сөтчелек фермасында кичке савым башлана. Мал караучылар арбалардан улакларга силос бушатты. Савучылар ашыкмыйча гына эш урыннарына таралды.

Мал караучылар дүртәү – Юность Йомадилов, Инзур Фәйзуллин, Рәнис Туктаров һәм Арсен Туктаров. Аларның берсе тирәсендә 10 яшьләрдәге малай бөтерелә. Кулына көрәк алып, ул читкә төшкән силосны тырышып җыеп улакка сала.

- Менә нинди ярдәмче үсә, - дип мактадым мин малайны.

- Исемең ничек?

- Ильяс, - диде ул, эшләвеннән туктамыйча.

- Бу Инзур Фәйзуллинның улы. Әле ул каникулда, шуңа күрә әтисе белән Кабакуштан килә, аңа да, әнисенә дә ярдәм итә. Ул савучы булып эшли, - дип аңлатты ветеринар табиб Мәгъдән Касимов.

Мал караучылар ял итәргә туктагач, мин, уңайдан файдаланып, алардан эшләр торышы турында сораштым.

Аларның барысының да хезмәт стажлары зур булып чыкты, кайберләре вахта ысулы белән Төньякта эшләп кайтырга да өлгергән.

- Анда да бал-май әзерләп көтеп тормыйлар. Түләүләре дә төрлечә. Үзебездә әйбәт кенә түләсәләр, ир-егетләр балаларыннан һәм хатыннарыннан аерылып читтә йөрмәсләр иде дә бит, - диделәр алар.

- Элек монда да начар түгел иде, соңгы вакытта хезмәт хакын тоткарлый башладылар, ә бит түләүләр ай саен килеп тора, - дип дәвам иттеләр ирләр. – Махсус кием бирми башладылар. Мал азыгы ташыган атлар һәм арбалар да үзебезнеке.

Юк, алар зарланмады, бары тик борчыган проблемаларын гына әйтте, хәтта ярдәмгә дә исәп тотмады.

- Әйе. Барысы да шулай, - дип аларның сүзен раслады Касимов. – Уңай яклар да бар. Мәсәлән, сөтчелек фермасына сөтүткәргеч сузылды һәм хәзер савучылар сөтле авыр бидоннарны күтәреп йөрмиләр, ә бозаулар һәм сыер абзарларына җылы су үткәрелде. Җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнде. Сөт блогы профнастил белән тышланды. Бозау абзарында ремонт бара. Маллар кышкы абзарларда асрауга күчерелде. Шулай да аларны көндез көтүгә чыгарабыз. Тирес җыю транспортеры сатып алдык. Аны һәм сөтүткәргечне Рәмил Туктаров хезмәтләндерә. Яше буенча ул хаклы ялда, ләкин җитәкчелек соравы буенча эшләвен дәвам итә.

- Сөтүткәргечне урнаштыру белән савучылар хезмәтләндерүче сыерлар саны 30дан 50гә кадәр артты, - дип дәвам итте Мәгъдән Тәлгать улы. – Моннан тыш, быел көтүгә 115 тана кертелде, алар савучыларга бүлеп бирелде.Аларны саву җиңел түгел.

Алар барысы да – Земфира Кирәева, Зәйлә Егорова, Гөлсинә Сөләйманова, Рания Кинҗәгулова, Эльвира Гыйрфанова, Зәлифә Ишембитова, Айгөл Әхмәтова, Лилия Хисмәтуллина зур тәҗрибәгә ия һәм үз эшләрен намуслы башкара. Мал табибы бердәнбер нәрсә – үзләренең ясалма орлыкландыру технигы булмауга зарланды. Минем: “Бу хәлдән ничек чыгасыз соң?” дигән сорауга ул болай дип җавап бирде: “Уфадан белгечләр килә һәм сыерларны берьюлы орлыкландыра. Аннары, әлбәттә инде, күпләп бозаулау башлана, өч көндә егермешәр бозау. Шулай да без өлгерәбез”.

Мәгълүмат-консультация үзәгеннән алынган, терлекчелек буенча “Үзәк” МТСка караган берничә мәгълүматны әйтеп үтәм. Монда 134 баш сыер бар. Көн саен аларның һәркайсыннан 10 килограммнан артыграк сөт савып алына, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 килограммга артыграк. Көненә бер тоннадан артыграк продукцияне Бәләбәй сөт комбинатына озаталар. Сөтнең куелыгы – 3,8%, товарлылыгы - 72%. Әлеге күрсәткечләрне башкалар белән чагыштырсаң, “Үзәк” МТС хезмәткәрләре ныклы урталыкта тора. Бер сүз белән әйткәндә, эшчәннәр намуслы эшли, шуңа күрә җитәкчелеккә дә аларның ихтыяҗына һәм проблемаларына игътибар итәргә кирәктер, вакытында хезмәт хакын түләү зарур. Чөнки хәстәрлек һәм игътибар күрсәтелгәндә генә нәтиҗә була. Бәлки, Ильяс та, үскәч, бәхет һәм югары хезмәт хакы эзләп чит якларга китмәс, ә хуҗалыкта калыр. Шулай булуын телисе килә.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: