Уҗым бодае булган зур булмаган участокта турыдан-туры комбайнлау белән урып-җыю бара. Безнең белән – җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыятенең баш агрономы Айрат Гыйниятуллин, ул безне хуҗалыктагы эшләр белән таныштырды.
- Ашлыкның дымлылыгы якынча 17 процент, иртән күбрәк иде – 20гә якын, - диде ул, учында башакларны уып – аңа дым үлчәгеч тә кирәк түгел – кулы белән тоя. Шулай булмый ни! Күп еллар эшләү дәверендә моңа гына өйрәнерсеңме!
Уҗым культуралары монда барлык чәчү мәйданнарының дүрттән бер өлешен – 850 гектарны били. Уҗым арышын җыю тәмамланган, чиратта – уҗым бодае. Комбайнчылар Әхтәм Минияров, Раян Хәбетдинов, Руслан Нафиков көн буе эшлиләр. Янәшәдәге икенче басуда тагын бер комбайнчы эшли иде.
- Анда чабу эшләре тулы көченә бара, - дип аңлатты агроном.
Тугыз метрлы ургычлы ЕС-1 комбайны штурвалы артында – Зөлфәт Вәлиәхмәтов – стажлы механизатор. Ул үзенең коллегалары өчен эш фронты булдырган – солыны чапкан.
Зөлфәт Әхәт улы үткән елларда машина йөртүче булган, аннары тракторда эшләгән. Быел чабуга чыккан. Тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге монда да аны сынатмый – ул куелган бурычларны уңышлы башкара.
Бу көнне комбайн янына КамАЗ автомашинасы җәлеп ителгән иде. Аңа үз эшенең остасы Хәлил Галиев идарә итә. Ул гомере буе техника белән. Башта сөт ташу машинасында эшләгән. Дүрт ел элек зур йөк машинасы биргәннәр. Басуына, нинди культура һәм уңышка карап, көненә ул басу белән ындыр табагы арасында алтыдан алып унга кадәр рейс ясый. Урак башланганнан бирле саклау урынына биш мең центнердан артыграк ашлык ташыган. Х.Галиев – районда быелгы уракта иң яхшы биш машина йөртүче арасында.
Икенче басуда механизатор Илдус Нургалиев уҗым арышы чәчә.
Ындыр табагында да эш җитәрлек. Радик Жакенов, Марсель Садриев, Айрат Шәрифҗанов, Руфат Газизов ашлыкны киптерү, тазарту һәм складларга урнаштыру белән мәшгуль. Боларның барысына да ындыр табагы мөдире Ирек Низаметдинов җитәкчелек итә.