Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 август 2018, 12:26

Уралар да, чәчәләр дә

Алдагы көнне әйбәт кенә явып үткән яңгырдан соң дымлы юл буйлап барабыз. Менә җаваплылыгы чикләнгән “Озон” җәмгыяте эшчәннәре уҗым чәчкән басу. Халыкта әйтелгәнчә, бер кулың белән ур, икенчесе белән чәч. Быелгы уракны тәмамлаганчы ук алар киләчәк уңыш турында хәстәрлек күрә. Бу эштә берничә кеше һәм бер чәчү агрегаты җәлеп ителгән. Тиз арада башкарып чыгу өчен тулысынча җитәрлек, дип саный предприятие җитәкчесе Сәйфулла Заһидуллин.

Уҗым культуралары – арыш һәм бодай – үткән елдагыдан күбрәк мәйдан биләячәк. Хәзерге вакытта монда арыш чәчәләр. Бер үк вакытта урак эшләре дә бара. 400 гектарда сабан бодаен урып-җыясы калган, аннары – көнбагыш. Ул 250 гектарны били.

- Бөртеклеләрнең уңышы быел азрак – гектарыннан 15әр центнер. Арпа һәм солы аеруча сөендергән үткән елны хәтерлим. Алар гектарыннан 38 һәм 42шәр центнер бирделәр, - дип сөйли Сәйфулла Гайнулла улы. – Үткән елгы уңышның соңгы тонналарын күптән түгел генә сатып бетердек. Ашлык сатудан кергән акчага ягулык алдык. Язын гектарлы субсидия алдык, хәзер киләсе траншны көтәбез.

Сәйфулла Заһидуллин әйтүенчә, эшче көчләр җитәрлек.

- Элек кадрлар белән проблемалар була иде, хәзер безгә бөтен тирә-яктан эшкә киләләр – Корнеевка, Калкаш, Стәрлебаш егетләре бар. Тәҗрибәлеләре дә, яшьләре дә килә.

Эшчәннәрнең күпләп килүе аңлашыла: әйбәт хезмәт шартлары тудырылган һәм хезмәт хакы вакытында кулакчалата түләнә. Саламны түләүсез һәм кирәк кадәр алырга мөмкин, хезмәт хакы исәбенә теләгең булганда ташламалы бәя белән ашлык та яздырып алырга була. Механизаторлар ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Кирәкле санда техника бар. Күптән түгел Перьмнан Газ-53 автомашинасын алып кайтканнар, ул шунда ук ашлык ташуга җәлеп ителгән. Аның руле артына вакытлыча җитәкче үзе утырган.

Уңыш басулардан Яңа Калкаш авылына ташылып, тазартыла һәм складларга салына. Аларның икесе ындыр табагы территориясендә, берсе – Баем авылында.

Үстерелгән ашлык сату өчен генә түгел, пай җирләре өчен түләү булып та бара. Пайчыларга ел саен, саламнан тыш, өчәр центнер бодай яки арпа бирәләр.

Уракта катнашучыларның кәефләре күтәренке, тырышып эшләп, хезмәт хакы алу теләге сизелеп тора. Аларны җир эше куркытмый, бар нәрсә кулларыннан килә.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.
Рәсемдә: Басу эшчәннәре (сулдан уңга): Фәтхи Баязитов, Хәлил Фәйзуллин, Игорь Потапов, Владимир Потапов, Фаршат Күчәрбаев һәм җаваплылыгы чикләнгән “Озон” җәмгыяте җитәкчесе Сәйфулла Заһидуллин
Читайте нас: