Урак 150 гектар мәйданлы арпа басуында бара иде. Шундый күренешне күз алдына китерегез: сап-сары төскә кергән басу буйлап бер-бер артлы комбайннар бара, башаклар суктырыла, бункер ашлык белән тула, аннары ул автомашиналар кузовына сакчыл бушатыла... Искиткеч тәэссоратлар! Монда уңыш өчен көрәш бара. Көннәр әйбәт торганда ашлыкны җыеп алу өчен барлык коллектив бердәм һәм тату эшли. Кояшның яңгыр-болытлар белән алышынуын көт тә тор – һава торышы сюрпризлар ясарга гына тора.
- 12 августка бөртеклеләрне урып-җыюны 1610 гектарда үткәрдек, 1800 гектарда җыясы калды, ягъни без ярты эшне башкардык. Әлеге вакытка 26177 центнер ашлык суктырылды, - дип сөйли урак барышы турында хуҗалыкның баш агрономы Вафир Корбангалиев. – Быел рекордлы уңышка исәп тотып булмый, шулай да аерым участокларда уңыш әйбәт кенә. Гектарыннан уртача 16, 26 центнер алабыз. Азрак, әлбәттә, корылык үзенекен итте.
Эш көйле бара, ашлык киптерү агрегатлары тулы көченә эшли, складларга яңа уңыш ашлыгы тула.
Без агроном белән сөйләшкән арада басу кырына комбайн килеп туктады. Кабинада икәү – штурвалчы Раил Исәнбәтов һәм комбайнчы Айнур Юнысов (рәсемдә) – урак алдынгылары. Алар 8000 центнер ашлык суктырган. Айнур һәм Раил Йомагуҗа егетләре. Биш ел инде бер командада эшлиләр.
- Мәктәптә укыганда ук штурвалчы булдым, - ди Раил. – Ул вакытта без ике сезон Дон-1500дә эшләдек, соңгы өч елда “Палессе” яңа ашлык җыю комбайнында эшлибез.
Егет быел техникум тәмамлап электрик һөнәрен алган. Белгечлеге буенча эшкә урнашырга ниятли, ләкин анысы соңрак, әлегә төп бурыч – уракны тәмамлау.
Кыска гына сөйләшүдән соң комбайнчылар янә эшкә тотынды, аларның тырышлыгыннан һәм эшеннән урып-җыю кампаниясенең ничек үтүе бәйле.
Икенче комбайнчы Ядкарь Чербаев һәм аның ярдәмчесе Рәдис Усмановның күрсәткечләре 6000 центнердан артыграк (аларга “Акросс-500” яңа комбайны ышанып тапшырылган). Тәҗрибәле игенчеләрнең берсе Ришат Яминев 6 мең центнерга якын ашлык суктырган. Машина йөртүчеләр арасында басудан ындыр табагына КамАЗ белән Фәнүр Сәйфетдинов (12500центнер) һәм ЗИЛда Булат Баймөхәммәтов (6200 центнер) ашлык ташыган.
Югарыда санап үтелгән уракта катнашучылардан тыш, тагын ике Дон-1500 комбайны эшкә җәлеп ителгән, алар белән Нәзир Кинҗәбулатов һәм Айнур Садыйков идарә итә. Алар барысы да иртә таңнан караңгыга кадәр тулы көченә эшли. Алар өчен кайнар туклану оештырылган. Техника ватылган очракта инженерлык хезмәте тиз арада кирәкле детальләрне басуга алып килә. Янгын хәвефсезлеге дә каралган – басу читендә су тутырылган сыешлык белән трактор тора. Ындыр табагына килгән ашлыкның исәбен сменалап ике кеше: Рәмилә Ишморатова һәм Альмира Галиева алып бара.
Басу эшчәннәренең матди яктан кызыксынган булуы да мөһим, әйбәт эшлисең икән, димәк югары хезмәт хакы аласың. Аларга әйбәт премияләр каралган, эшкә омтылыш булганда тиешле нәтиҗә дә була.
Урактан тыш хуҗалыкта башка эшләр дә дәвам итә. 36310 центнер сенаж салынган. Соңрак силос әзерләүгә тотыначаклар. Быел кукуруз яхшы үскән – кеше буеннан озынрак! Терлекләрне кышлату туклыклы булырга вәгъдә итә. Шушы көннәрдә уҗым культураларын чәчә башларга ниятлиләр. 400 гектар җирне уҗым бодае, 700 гектарны уҗым арышы биләячәк. 30 гектарга артабан үрчетү өчен “Чулпан-7” уҗым арышының суперэлиталы сортын чәчәргә ниятлиләр.
Тәҗрибәле механизаторлар Минулла Вилданов һәм Сәмерхан Исәнбәтов туңга сөрә. Бу атна башына ул 250 гектарда үткәрелгән.
Вафир Корбангалиев әйтүенчә, әлеге басуда урак эшләре тәмамланганнан соң игенчеләр арпа чәчелгән киләсе участокка күчәчәк. Аннары, бодай өлгергәнче алар бераз ял итә ала. Ә әлегә басуларда эш кайный.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.