Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2018, 11:48

Туган җирнең тугры уллары

“Күндерәк” хуҗалыгында үткән район киңәшмәсендә хакимият башлыгы Ф.З.Туктаров район аграрийларына шепкән кебек авыл хуҗалыгы культурасына ныклы игътибар бүләргә кушкан иде. Ул нәрсәсе белән шулкадәр әйбәт соң, дип уйладык һәм аның турында барысын да белүче һәм күп еллар дәвамында уңышлы эшкәртүчеләр янына юнәлдек. Алар Түбәнге Аллагуат авылыннан “А.М.Бикташева” крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан бертуганнар Алик һәм Руслан Бикташевлар.

- Безгә шепкәнне үстерергә дустыбыз – Федоровка районыннан фермер киңәш итте, - дип сөйли Алик Салават улы. – Башта берникадәр икеләнүләр булды, әлбәттә. Әмма аның нинди культура икәнен белгәч, барлык уңай һәм кире якларны үлчәп, тәвәккәлләргә карар иттек. Культураны 50 гектарга чәчтек. Хәзер бу мәйдан берничә тапкырга күбрәк. Ә инде урак вакыты җиткәч, отылмавыбызны аңладык. Шепкәннең уңай яклары күп. Беренчедән – ул югары рентабельле. Чәчү нормасы гектарына 5 кг. Орлыкка чыгымнар 100 сум тәшкил итә. Безнең якта уртача уңыш – 10-12 центнер. Бер тонна бәясе – 16 мең сум. Уҗым арышы белән чагыштырганда, чәчкәндә генә дә чыгымнар 8 тапкырга кимрәк. Әрсез үсемлек. Без уҗым шепкәненә өстенлек бирәбез. Ә быел көз чәчкәндә элиталы орлыкларга күчәргә карар иттек. Әйе, үзкыйммәте бераз югарырак, ләкин уңышы да шулай булачак.

Алик Салават улы энесе белән 1700 гектар мәйданда үстергән һәрбер культура турында, әйткәндәй, аларның күбесе башка хуҗалыкларда нигәдер күбесенә өстенлек бирелми (горчица, җитен, ногыт һ.б), теләсә кайсы агрономнан калышмый сөйли ала. Гаҗәпләнүемә каршы, алар урта белемлеләр. Әмма белгечлекләре – дистәдән артык: машина йөртүче, сварщик, стропальщик, ... һәм хәтта пешекче.

- Армиядә ике ел машина йөртүче булдым, бер үк вакытта ашарга пешерергә дә туры килде, документым бар, - дип елмая ул.

Бер сүз белән әйткәндә, бертуган Бикташевлар турында егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дип әйтергә мөмкин. Тырышлар, җаваплылар һәм кулларыннан бар эш килү белән бергә алар уйлый, киң фикер йөртә, киләчәкне күрә, вакыт белән бергә атлый белә. Шепкән эшкәртү тәҗрибәсе моны яхшы раслый. Бак дисәң, беренче карашка гади күренгән бу майлы культура киң файдалану тапкан. Химия, азык-төлек, косметология сәнәгатьләрендә, шулай ук биоягулык буларак та. Күбесенчә экспортка китә.

- Язын, басу сары чәчәкләргә күмелгәндә ул эт какысы дип аталган чүп үләнен хәтерләтә, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Җитен кебек, нигәдер аны маллар читләп үтә, басуга керми. Уңышны җаваплылыгы чикләнгән “Аллагуат элеваторы” җәмгыяте һәрвакыт теләп кабул итә, сату ягыннан проблемалар юк.

Тыела алмый, мин орлыкны тәмләп карадым. Вак кына, көнҗетне хәтерләтә, ләкин тәме башка. Аның тәме редакциягә кайтып җиткәнче озак авызымда торды.

Басуга чыгар алдыннан без Бикташевларның автопаркы янында туктадык. К-700, МТЗ-80, бензовоз, чапкычлар, пресс-төргәк һ.б. Ә басуда – “Палессе” яңа комбайны.

- Мөгаен, аларны сатып алуга Грант яки башка ярдәм алгансыздыр, - дип кызыксынам мин.

- Юк. Барысын да үз акчабызга сатып алдык. Алар барысы да яңа түгел, әлбәттә. Ләкин безнең Руслан балачактан техника белән мавыга. Аларны ярата һәм яхшы торышта тота, - дип мактады Алик энесен.

Фермерларның тыйнаклыгын һәм аз сүзлелеген дә билгеләргә кирәк. Аларны фоторәсемгә төшерү өчен күндерергә туры килде. Беренче урында эш һәм чын кылыклар булган эш сөйгән ир-егетләр шундый булырга тиештер дә, мөгаен.

Шулкадәр зур күләмле эшләрне алар икесе генә башкарып чыга алмый, әлбәттә. Егетләр яздан көзгә кадәр, чәчү, мал азыгы хәзерләү һәм урак чорында 6-7 эшче яллап, авылдашларын лаеклы хезмәт хакы, мал азыгы һәм иген белән тәэмин итә, аларның туклануын оештыра. Моңарда аларга аларның ышанычы, тылы - тормыш иптәшләре ярдәм итә.

Бертуганнар әйтүенчә, фермерлык зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Чөнки балалары кечкенәдән аларга бар эштә ярдәм итә. Басуда, шулай ук өйдә, хуҗалыкта да, үз тәҗрибәләрендә акчаның ничек табылуын белеп үсә. Алар аны әти-әниләреннән генә алмый, үз көчләре белән таба. Кечкенәдән әтисез калган Алик белән Русланга киләчәктә үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итү өчен яшьтән үк эшләп үсәргә туры килә. Башта вахта ысулы белән эшләгәннәр. Ахыр чиктә алар үз урыннарының туган җирдә икәнлеген аңлаган. Аңа акыл белән һәм оста куллар белән якын килсәң, ул тулысынча юмарт уңыш бүләк итә, акча эшләү мөмкинлеге бирә.

- Ә кайчан һәм кайда ял итәсез? – дим мин. – Бертуктаусыз эшләп булмый бит инде.

- Үткән ел техника артыннан баргач Казанда аквапаркта булдык, - дип елмайды Алик. – Зыян юк, өлгерербез әле, без әле яшь. Менә эшләрне тәмамлыйбыз да...

- Шундый лаеклы уллар тәрбияләгәне өчен әниегезгә рәхмәт әйтегез, - дидем мин Аликка хушлашканда.

Җавап итеп ул елмайды.

Җиребездә Бикташевлар кебекләр күбрәк булсын иде.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Рәсемдә: Руслан һәм Алик Бикташевлар.


Читайте нас: