Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 июль 2018, 13:37

Басуларда эш кайный

Дәвамлы эссе көннәрдән соң табигать кешеләргә ял бирергә булды, шикелле. Дүшәмбе көн салкын торуы игенчеләр өчен әйбәт кенә булды. Шуңа карамастан, район басуларында эш кайный. Атнаның тәүге көнендә без барган җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы”җәмгыятендә дә кызу эш бара иде.

- Урак эшләрен, зарялылар кебек үк, без дә 25 июльдә башладык, - ди хуҗалыкның баш агрономы Альберт Мөхәммәтов. – Химик утауны вакытында үткәргәнгә күрә турыга урып сугабыз. Чәчелгән мәйдан бездә 2490 гектар тәшкил итә. Шуларның 650 гектары уҗым культуралары.

30 июль иртәсенә 130 гектар чабылган һәм җыелган иде. Механизаторлар иртәнге сәгать 7дән эшли башлый.Без килгәндә өч “Лида” комбайнында тәҗрибәле механизаторлар Наил Дилмөхәммәтов, Александр Кондрашов һәм Руслан Яппаров 233 гектарлы уҗым арышы басуын турыга урып суга иде. Ашлыкны ЗИЛ-130 машинасында Айрат Мөштәриев һәм Алик Гафиев, ГАЗ-53тә Исмәгыйль Вәлишин басудан ындыр табагына ташый. Алардан соң Игорь Васильев салам тыгызлый.

Басуда бик матур күренеш. Бер үк вакытта басуның бер өлешендә алтын төсендәге арыш тибрәлә, ә икенче якта чабылган арышны комбайнчылар җыя, аннары төргәкләргә тыгызлыйлар. Зур, сары төргәкләр бөтен басу буйлап тәгәрәшеп яталар. Йөрәккә якын күренеш, ә аның артында күпме хезмәт, көч, тозлы тир, белгечләрнең һава торышы һәм уңыш турында хафалануы тора.

- Тәүдә суык, аннары корылык чынлап та игенчеләрне бераз хафага салды, ләкин уңыш бар, аны җыярга кирәк, - дип дәвам иттте сүзен Альберт Шәйбәк улы. – Техника, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар җитәрлек. Кадрлар үзебезнеке. Шуңа күрә урып-җыю эшләре гадәти режимда бара. Хезмәт хакын вакытында түлибез, игенчеләргә ашлык төрендә премияләр каралган, печән бирдек.

Игенчеләрнең кәефе шәп. Һава торышы әйбәт булса, эшләрне вакытында тәмамлаячакбыз.

Шулай булсын да. Хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен басулар да мул уңыш бирер.

***

25 июльдә җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыяте хезмәткәрләре урак эшләренә старт бирде һәм районда беренчеләрдән булып уҗым культураларын чабуга төште. 30 июльгә тагын алты хуҗалык чабуга төште: “Күндерәк” хуҗалыгы, җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыяте (анда 150 гектар бөртекле чабылган), “Правда” агрофирмасында 130, Ленин исемендәге хуҗалыкта – 90, Матросов исемендәге хуҗалыкта 50 һәм “Урожай”да 30 гектар чабылган. Ибракайлылардан соң “Правда” агрофирмасы һәм Ленин исемендәге хуҗалык игенчеләре теземнәрне җыюга төште.Уҗым культуралары өлгергән. Башка хуҗалыкларга да басу эшләрен тизләтергә кирәктер, дип уйлыйбыз.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотолары.

Читайте нас: