Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 июль 2018, 12:19

Урып-җыю эшләренә старт бирелде!

Үткән сишәмбе Миякә районында авыл хуҗалыгы культураларынурып-җыю башлануга багышланган “Басу көне-2018” семинар-киңәшмәсе үтте. Аның пленар өлешендә БР Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов, Россельхозбанкның Башкорт филиалы җитәкчесе Алексей Самсонов һ.б. чыгыш ясадылар. Семинар-киңәшмәдә шулай ук район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров җитәкчелегендә безнең районнан да делегация катнашты. Чарада урак эшләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Соңыннан Миякә районы хакимияте башлыгы әлеге муниципалитет территориясендә урак эшләрен башлауга старт бирде.

Безнең районга килгәндә, җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыяте игенчеләре урак кампаниясенә старт бирде, алар 25 июльдә тәүгеләрдән булып уҗым культураларын чабуга төште. Игенче Азат Якупов үзенә беркетелгән КСУ – 1 комбайнын уҗым басуына чыгарды.

- Басуларның тирә ягын чабудан башладык, аннары турыдан-туры чабуга төштек. Уҗым культуралары бездә 1086 гектар тәшкил итә. Шуларның 550 гектары – бодай, калган 536 гектары – арыш, - дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Линир Халитов. – Бөртекле культуралар барлыгы 4149 гектар тәшкил итә.

Алда зур эшләр тора, ләкин зарялылар урак эшләрен кыска вакытта тәмамларга ниятли. Чабу тәүлек әйләнәсенә бара: Азат Якуповны Рәүф Котлушин алмаштыра, ул, үз чиратында, басу корабы штурвалын Фәнзил Табабиловка тапшыра. Бер-ике көннән соң чабылган басуга ашлык суктыруга биш комбайн киләчәк. Техника паркы зур, читтән ярдәм таләп ителмәячәк. Монда кадрлар белән дә проблемалар юк, чөнки матди яктан кызыксыну зур. Хезмәт хакыннан тыш басу эшчәннәренә ашлык һәм печән төрендә премияләр дә каралган. Авыл халкы да игътибардан читтә калмый. Пай җирләре өчен узган елда хуҗалыктан алар 10 төргәк салам һәм 4 центнер бодай алган, ә салам алмаучыларга 5 центнер бодай һәм 2 центнер солы биргәннәр.

Без хуҗалыкка барган көнне Ибракай авылыннан ерак түгел Рәүф Котлушин (рәсемдә) “Безенчукская 380” сортлы уҗым бодаен чаба иде.

Шулай итеп, җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыяте эшчәннәренең җиңел кулы белән районда урак эшләре башланды. Басу батырларына югары уңыш, әйбәт һава торышы һәм лаеклы хезмәт нәтиҗәсе телик!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.


Читайте нас: