Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2018, 12:16

Актив һәм бердәм эшлиләр

Матросов исемендәге хуҗалык базасында мал азыгы хәзерләү мәсьәләләре буенча район семинары үткәрелүгә бер ай да үтмәде әле. Бүген хуҗалык эшчәннәре ул вакытта семинарда катнашучыларга сөйләп күрсәткәннәрне эштә куллана. Барлык печәнлекләрдә дә диярлек бүгенге көндә кызу эш бара. Кайбер механизаторлар печән чапса, икенчеләре төргәкләргә тыгызлый, өченчеләре аларны ташый. Сишәмбе көнне без иртә белән мал азыгы хәзерләүчеләр сенажга үлән чапкан басуда булдык.

Эшләгән техниканың тавышы ерактан ук ишетелә, ә һавага чәчкә аткан кандала үләненең искиткеч хуш исе таралаган. Үз чиратын көтеп, басуның чабылган участогында ЗИЛ автомашинасы тора. Ерак түгел Дон-680 М мал азыгы җыю комбайны эшли, аның янәшәсендә КамАз машинасы бара, аның кузовына вакланган үлән бушатыла. Бераздан хуҗалык бригадиры Амур Халитов килеп җитте. Ул мал азыгы хәзерләү барышы турында җентекле сөйләде:

- Сүзне печән хәзерләүдән башларга кирәк, дип уйлыйм, без аңа бераз иртәрәк төштек. Төрле маркалы техникада печән чабуда Фидан Сәйфетдинов, Флүр Баһаветдинов, Фидан Әхмәров эшли. Печән тигез кипсен өчен аны әйләндерергә кирәк, аның белән Ринат Вахитов шөгыльләнә. Әзер печәнне Рәис Шәрипов, Камил Таиров төргәкләргә тыгызлый. Әзер печәнне махсус машинасында Фаил Латыйпов печән саклау урынына ташый (бер рейста 18әр төргәк). Эшчәннәрнең барысы да җаваплы, һәркайсы үз эшен яхшы белә һәм тиешенчә үти.

Әлегә хуҗалыкта 200 тонна печән хәзерләнгән. Төргәкләр саны көннән-көн арта. Узган ел белән чагыштырганда алар беразга азрак булыр, чөнки язның коры булуы үләннең күпереп үсүенә комачаулады. Әмма, һава торышының көйсезлекләренә карамастан, мал азыгы хәзерләү буенча планны Матросов исемендәге хуҗалык эшчәннәре үтәргә ниятли. Җәмәгать малыннан тыш, хуҗалык хезмәткәрләренең мал-туарын азык белән тәэмин итә. Быел алар, эшләгән көнгә бәйле, уртача 12шәр төргәк печән алачак.

Артабан без сөйләшүне механизатор Радмир Баһаветдинов һәм КамАз водителе Юрис Галиев белән дәвам иттек. Аралашуның тәүге минутыннан ук аларның эш өчен янып-көюе аңлашылды. Радмир башка елларда да мал азыгы хәзерләүчеләр исәбендә иске генә КСК-100 комбайнында эшләгән, быел яз гына сатып алынган модернизацияләнгән комбайнга утырган.

- Ул бераз эшләгән булса да, әйбәт торышта. Анда эшләү – үзе бер рәхәт. Куәтле, шәп, яхшы йөри, - дип санап китте “тимер ат”ының уңай якларын комбайнчы. Юрис Хәйдәр улы хуҗалыкта күптән түгел генә эшли. Моңа кадәр “үзенә” эшләгән. Техниканы ул бик яхшы белә, авыл хезмәте белән бәләкәйдән таныш.

- Әгәр техника ватылмаса, сенаж хәзерләүне тиз арада тәмамларбыз, дип уйлыйм. Өстәвенә, якын арада бу эшкә тагын бер мал азыгы хәзерләү комбайны һәм берничә автомашина кушылачак, димәк, темплар да артачак, - ди ул.

Аннан тыш, Айрат Сәйфетдинов, Рәмил Нариманов, Амур Хөснетдинов “яшел үлән”не траншеяларга ташый. Монда эшне тәмамлаганнан соң, механизаторлар 325 гектар мәйданда сенаж өчен махсус үстерелгән кузаклы иген катнашмасын җыя башлаячак. Сенаж азыгын ике чокырга тутырырга планлаштыралар. Аларның берсендә үткән елдан калган 700 тонна запас бар.

Машина-трактор мастерскоенда да эш кайный. Монда урып-җыю эшләренә ашлык җыю комбайннарын ремонтлау белән шөгыльләнәләр, чөнки озакламый урак башланачак.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.


Читайте нас: