Печән хәзерләү эшләренә монда үткән атна ахырында тотынганнар. Яңа уңышны былтыргы запас өстенә салалар. Басуда “Полессе” мал азыгы җыю комбайнында Азат Исмәгыйлев эшли.
- Чиратлап ике басуда эшлибез – беренче көнне эспарцеттан сенаж салабыз, икенче көнне кандала үләненнән, ягъни, күпьеллык үләннәрдән үзенчәлекле ассорти ясыйбыз. Яшел массаны ташуга өч берәмлек техника җәлеп ителгән. Владимир Петров, Миневәли Атангулов, Андрей Спиридонов - оста машина йөртүчеләр, - ди алар турында Тәлгать Таһир улы. – Ераграк урнашкан участокларга күчкәч, аларга тагын Анатолий Тимофеев та кушылачак.
Терлекләр бинасы янындагы сенаж чокырында без яшел массаны тыгызлап йөрүче Ринат Ибраһимовны (рәсемдә)очраттык.
Район үзәгендә яшәүче Ринат хуҗалыкта күптән түгел генә эшли. Кайчандыр ул “Стәрле” колхозында, аннары төрле оешмаларда хезмәт салган. Ә соңгы елларда Төньякта эшләгән. Хаклы ялга чыккан.
- Шул еллар эчендә нинди генә техникада йөрергә туры килмәде – санап бетәрлек түгел, күбесенчә зур йөк тракторлары, - ди ул.
Р.Ибраһимов кайда гына эшләмәсен, ул һәрвакыт яхшылар исәбендә булган. Менә монда да кыска вакыт эчендә аның һөнәрмәнлеген һәм эш сөючәнлеген бәяләп өлгергәннәр.
Ул көнне без механизатор Айнур Гаскәров соңгы гектарларда печән чабу белән шөгыльләнгән участокта да булдык.
- Печән бик шәптән түгел, - дидем мин зур басудагы чак күренеп яткан яңа үлән теземнәрен күреп.
- Әйе, быел печән аз, монда бигрәк тә. Ышанасызмы, былтыр шушы басудан чабылган печән шулкадәр күп булды, хуҗалык эшчәннәренә бүләргә дә җитте, ә калганын ферма территориясенә ташып куйдык. Әле ничә төргәк печән чыгар, хәтта әйтә дә алмыйм. Ә менә эспарцет уңышы быел әйбәт. Шул ук костер үләне, ләкин башка басуда, ул да начар түгел, әлеге вакытта Дамир Садриев аны тыгызлый, - дип сөйли бригадир.
Илнур Низамов – мал азыгы хәзерләү кампаниясендә катнашучыларның берсе. Ул техник хезмәтләндерү һәм техниканы ремонтлау белән шөгыльләнә, өстәвенә механизаторларга төшке аш та китерә.
Әлеге хуҗалыкта техника да, эшчеләр дә җитәрлек. Иң мөһиме, ягулык-майлау материалына да кытлык юк, күптән түгел 30 тонна ягулык кайтартылган, ул печән хәзерләү ахырына кадәр, ә аны сакчыл кулланганда, урак башланганчы да җитәчәк.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.