Татарстанның Азнакай районы авыл җирлекләре башлыклары тавык асраучылардан тавык башыннан 2 сум акча җыя башлаганнар. Бу хакта безгә Урсай авылы советы депутаты, безнең даими авторыбыз Хәким Гыйләҗев хәбәр итте:
- Түләү күләме тавыкның бер ай дәвамында эчкән суы микъдарыннан исәпләп чыгарылган икән. Әлеге «прогрессив» алымны кулланышка кертү турындагы җыелышта Тымытык авыл җирлеге башлыгы күрше Урсай авылының бу өлкәдәге «уңай тәҗрибәсе»нә таянып сөйләде.
- Халык бу чыгышны уен-көлке дип кабул итте, - ди ярты гасырга якын гомерен балаларга немец телен укытуга багышлаган хезмәт ветераны Клара Мостаева. - Урсай авылында минем күрше-тирәдә тавык асраучы булмагач, яңалыктан артта калганмын икән.
Авыл Ветераннар советы рәисе, шулай ук ярты гасырга якын балаларга урыс теленнән белем биргән тавык асраучы Рузилә Зарипова да тавык матавыгыннан хәбәрдар булып чыкты.
Авылларда өй саен кош-корт саны исәбен алуга мәдәният хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Тымытык авыл җирлегенә караган Әгер авылында яшәүче хәрби хезмәт ветераны Фәрис Җамалетдинов: “11 тавыгыбыз бар, берәрсен суярга уйласак, аны авыл советына хәбәр итәсе була инде. Тавыкларның баш саны кимүне документлаштыруны гына катлауландыра күрмәсәләр ярый. Суйган тавыгыңны Әгердән Тымытыкка алып барып, авыл советына да күрсәтеп йөрисе булса, эшләр харап, тавык асраудан да мәхрүм булабыз икән", - ди.
Без Башкортстан белән чиктәш яшибез, Бакалы райны белән тыгыз элемтәдә торабыз, яңа гына андагы бик мул виктория җиләге басуларына барып кайттык. Безнең арада аккан Ык елгасы "тавык атлап чыгарлык" кына түгел, шулай булгач тавык матавыгы да сезгә килеп җитмәс әле, күршеләр!
Безнең дә моңа бик ышанасы килә...