Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 июль 2018, 17:44

Әйбәт һава торышына ышаныч белән

Берәүләр Дөнья чемпионаты барышын күзәтә, икенчеләр диңгезгә бару өчен чемоданнарын тутыра, өченчеләр якындагы сулыкларда һәм елгаларда соңгы вакытта рәхимсез кыздырган кояштан качарга тырыша, ә авыл эшчәненең тамашаларга һәм ялга вакыты юк – печән өстенең кызган мәле. Мал азыгы булса, сөт тә булачагын ул теләсә кемгә караганда да яхшы аңлый.

Җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы” җәмгыятендә техника печәнгә бер атна диярлек элек чыккан. Яшел уракны үткән ел бөртекле-кузаклы катнашма чәчкән басудан башлаганнар. Ул Гареевка һәм Карамалы авыллары арасында урнашкан. Басуның бер ягында тигез теземнәр ятса, икенче яклап – әлегә чабылмаган үлән җәйге җылы җилдә тибрәлә.

Әлегә төп йөкләмә үләннәрне чабу белән шөгыльләнүче Александр Нефедовта (рәсемдә). Аның тагылмалы ургычлы “тимер аты” өзеклекләрсез эшли. Ике көндә ул басуның өчтән берен чапкан. Монда эшне тәмамлаганнан соң техникасын күрше люцерна басуына куачак.

- Алдагы 2-3 көндә явым-төшем булмаса, теземнәрне пресслый башларга да мөмкин булачак, - ди хуҗалыкның баш агрономы Альберт Мөхәммәтов. – Моның өчен ике пресс-җыйгыч җәлеп ителәчәк. Төргәкләрне ташу белән дә кыенлыклар булмаячак. Хуҗалыкта барлык кирәкле техника бар һәм ул тулы әзерлектә.

Һава торышы уңай булса, бу басудан икенчегә дә үлән чабарга ниятлиләр.

Июньдә хуҗалык басуларында зур күләмдә эшләр башкарылган. Аерым алганда, механизаторлар көнбагыш һәм кукурузга өч тапкыр рәтара эшкәртү үткәргән, 1200 гектарга химик утау башкарылган, пар басулары ике тапкыр эшкәртелгән. Хәзер инде барлык көч мал азыгын хәзерләүгә салыначак. Аны имин тәмамлау техниканың ышанычлы булуыннан һәм эшчәннәрнең намуслылыгыннан бәйле. Җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы” җәмгыятендә тегесе дә, монысы да бар, һәм, Альберт Шәйбәк улы әйтүенчә, көннәрнең әйбәт торуына гына өметләнәсе кала.

***

Район Мәгълүмат-консультация үзәгенең диспетчерлык үзәге мәгълүматлары буенча, 2 июльгә район буенча 1734 гектарда (барлык мәйданның 31%) күпьеллык үләннәр чабылган. Ун хуҗалык печән хәзерли башлаган, Ленин исемендәге хуҗалыкта сенаж салалар.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

Читайте нас: