Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 Май 2018, 11:37

Яңа технологияләр уңай нәтиҗә бирде

Үткән ел җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыятендә директоры Илгиз Вәлиев җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Яңа технологияләр” җәмгыятенең фәнни хезмәттәшлеге белән яңа туган бозауларны карау, үстерү һәм ашатуның яңа технологиясе кертелә башлады.

Беренче чиратта, яшь малларны карап тоту өчен махсус урыннар әзерләнде (аларда тирән түшәмәдә бозаулар 70 көн дәвамында асрала). Малларның рационына әлеге оешмадан алынган старт катнаш азыгы, солы белән кукуруз, сыер сөте һәм сөт арасында – су кертелгән. Рационнан печән һәм тоз алынган. Клетчатканы тулыландыру өчен арпа саламын кулланалар, аны көн саен зарурлык буенча түшәмәгә өстиләр.

Шушы елның февралендә җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыяте базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре һәм терлекчеләре, шулай ук зур крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашлыгында шушы мәсьәлә буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Катнашучылар әлеге технология буенча бозауларны карау һәм ашату шартлары белән танышты, артабан хуҗалык җитәкчесе И.Гаскәров семинар-киңәшмәдә катнашучыларны хуҗалыкның икътисадый күрсәткечләре һәм әлеге фермада 5 ай йомгаклары буенча яңа ысулны куллану өстенлекләре белән таныштырды. Илдар Рим улы билгеләвенчә, бозауларның уртача тәүлеклек артымы 700-800 граммга җитә, шуның исәбенә терлекләрнең тере авырлыгы 50%ка кадәр арткан, бозауларның сакланышы 100% тәшкил итә.

Моннан тыш, әлеге технология үрчем малын үстерү вакытын 12-13 айга кадәр кыскартырга мөмкинлек бирә, бу югары икътисадый нәтиҗә бирә һәм терлекчелек продукциясенең үз кыйммәтен түбәнәйтә.

Яңа туган бозауларны үстерүнең яңа ысулын районда тагын дүрт хуҗалык: җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы”, “Альянс”, “ТУЛПАР” җәмгыятьләре, “Үзәк” МТС кертте. Агымдагы елда әлеге исемлекне “Күндерәк” хуҗалыгы, җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыяте, Ленин исемендәге хуҗалык тулыландырачак. Бу технология буенча эшләүче хуҗалыкларда уңай нәтиҗәләр бар, бу район буенча тулаем терлекчелек күрсәткечләрендә яхшы яктан чагылыш таба.

Наил ЙОСЫПОВ, район хакимиятенең агросәнәгать комплексы бүлегенең баш зоотехнигы.


Читайте нас: