Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 Май 2018, 11:30

Икмәк үстерүдә көчләрен кызганмыйлар

Хуҗалык бригадиры Амур Халитов белән бергә киләчәк уңыш нигезе салынган җиргә юнәлдек. Юл ерак түгел. Чәчү эшләре авыл янындагы “Авыл каршы” дип аталган басуда бара.

Без килгәндә басу кырында берничә төр техника: чәчкечләре белән ике К-700 һәм Т-150 тора иде. Анда механизаторлар үзләренең “тимер атларын” чираттагы зур эшкә әзерләү белән мәшгуль – әлеге участокта алар сабан бодае чәчәчәк. Мин кәефләр ничек дип сорарга өлгердем. “Күтәренке”, - кыска гына җавап бирде чәчүдә катнашучы һәм хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе Фаил Латыйпов. Әйткәндәй, язгы басу эшләре белән шөгыльләнүче механизаторлар барысы да диярлек җаваплы, үз эшләрен яхшы башкара. Чәчүне Наил Шәймәрданов, Фәнзил Махиянов, Җәүдәт Савин алып бара. Т-150 янында Фәнил Шәрипов мәш килә иде, ул хаклы ялдагы механизатор, ләкин киеренке чорда, чәчү булсынмы, урак яки техника ремонтлаумы, туган хуҗалыгына ярдәмгә килә. Эшләп өйрәнгәч аның өйдә утырасы килми. Басу эшләре үзенә тарта. Бу юлы аңа орлык ташу эше тапшырылган. Тагын бер чәчүдә катнашучы Амур Хөснетдинов ЗИЛ автомобиле базасында орлык төягечтә чәчү агрегатларына орлык сала. Монда йөк ташучылар да, чәчүчеләр дә таләп ителми. Бу эшне Ринат Вахитов тикшереп тора, исәпне дә ул алып бара.

- Агрегатларны басуга 3 майда чыгардык. Беренче чиратта 200 гектарда солы чәчтек. Һәм менә дүртенче басуда бодай чәчәбез, ул “Тулайковская золотистая” сортлы икенче репродукция орлыгы. Ашлык саклау складларында аларны агулау белән ике кеше – Галинур Мифтахов һәм Рәфис Назаров шөгыльләнә, - дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Илдар Рәхимов. Хуҗалыкта ул 10 ел эшли, агроном вазыйфасында – икенче сезон. Ләкин Илдар Хәсән улы әйтүенчә, әлегә еш кына киңәш сорап хуҗалыкның элекке агрономы Наил Хөснетдиновка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул ярдәм итә.

Берьюлы башка мөһим эшләр дә башкарыла. Камил Таиров, Флүр Баһаветдинов, Фидан Әхмәров, Әхәт Басыйров һәм Назыйм Әсфәндияров уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау белән мәшгуль. Ерак түгел тагын бер агрегат тузан туздырып йөри иде. “Флорид Сәйфетдинов чәчелгән басуларны тырмата”, - дип аңлатма кертте агроном.

Бодай басуларында чәчү эшләрен тәмамлагач, арпа, аннары карабодай чәчә башлаячаклар, 200 гектар мәйданны көнбагыш билиячәк, шулкадәр үк гектарга мал азыгы өчен берьеллык үлән чәчү күздә тотыла.

Гомумән, алда зур эшләр тора. Һава торышы әйбәт булганда күбрәк эшләп калырга тырышалар. Вакытны әрәм итмәү максатында тракторларны төнгелеккә басуда калдыралар, ә аларның сакланышы өчен борчылмаска каравылчы яллаганнар.

Техника да бар, эшчәннәр дә җитәрлек, ләкин авырлыклар да юк түгел. Мөһим мәсьәләләрнең берсе – ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, ул үз чиратында финанслар белән бәйле, дөресрәге аларның дефицит булуы. Хуҗалык җитәкчелеге билгеләвенчә, бу эшләрдә район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Бернигә карамастан, хуҗалыкта чәчү эшләре тулы көченә бара, кешеләрдә әйбәт эш кәефе. Алар яхшыга гына ышана һәм кыска вакытта үзләренә йөкләтелгән бурычларны үтәү өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмый.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.

Читайте нас: