Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 Май 2018, 11:09

Мул уңышка ышаныч белән

Кеше үзе табигатькә ихтирам күрсәтсә, ул да аңа уңай тора, дип ышанган ата-бабалар. Пәнҗешәмбе көнне Куганакбаш авылында беренче буразна бәйрәме үткәрелгәндә һава торышы да бик уңай булды. Кояш нурларын кызганмый сипте, ә һава температурасы 25 градуска кадәр күтәрелде. Гүя табигать кешеләргә язгы күренешләр, чагу бәйрәмнән ямь табу мөмкинлеге һәм чәчү башлануга ризалык бирде.

Язгы чәчү һәр игенче тормышында дулкынландыргыч вакыйга. Ул мул уңышка ышаныч белән тулы. Бәйрәм көн иртәсе корбан чалудан башланды. Корбан итеннән урындагы ашханәдә ризыклар әзерләнде. Ә авыл янындагы якындагы басуга ветераннар, авыл халкы, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә инде, чәчүнең төп геройлары – механизаторлар җыелды.

“Чәчү башлануны ел саен бәйрәм итеп билгелибез. Борынгы йолаларны саклау зарур. “Беренче буразна – табигатьнең мәрхәмәтле булуы һәм авыл эшчәннәрен мул уңыш белән сөендерүенә зур өметләр, ышанычлар да бит әле ул”, - диде авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Зөлфирә Булатова. – Чарага мәктәп укучылары җәлеп ителде, димәк икмәкнең җиңел юл белән табылмаганлыгын алар үз күзләре белән күрәчәк.

Зур булмаган концерт программасыннан соң сүз авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Юрис Синәгуловка бирелде. Ул авыл халкын язгы басу эшләре башлану белән котлап, әйбәт, уңай һава торышы һәм мул уңыш теләде.

“1430 гектарны бездә уҗым культуралары били, шуларның 1010ы – уҗым арышы, калганы – бодай. Сабан бодаен 1400 гектарга, 350шәр гектарга арпа һәм солы, 100әр гектарга карабодай һәм борчак, 500 гектарга көнбагыш, 1070 гектарга мал азыгы культуралары чәчәргә ниятлибез. Басулар ныклы, барлык агротехник таләпләрне тулысынча үтәп әзерләнгән: ашлама кертелгән, тырмалау уңышлы үтте, димәк, әйбәт уңышка исәп тотарга мөмкин. Һава торышы да уңай булса иде”, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты хуҗалыкның баш агрономы Вафир Корбангалиев. Быел элиталы орлыклар чәчеләчәк, дип билгеләде ул. Мәсәлән, сабан бодаеның “Архат” суперэлиталы орлыгы, ә көнбагышның “Енисей” орлыгы белән чәчеләчәк.

Изге эш башлар алдыннан Куганакбаш мәчете имамы Илшат хәзрәт һәм мулла Әскать Ишморатов дога кылды (өстәге рәсемдә). Аннары чәчүгә старт бирелде (аскы рәсемдә). Хуҗалыкның танылган игенчеләре Минулла Вилданов “Кузбасс-Т” чәчү комплекслы К-744тә һәм Сәмрхан Исәнбитов “Агратор” яңа чәчү комплекслы К-701дә чәчү эшләренә тотынды. Ленинчыларның яңа сатып алынган җайланмасы берьюлы берничә операция башкара ала: туфракны тулысынча эшкәртә, чәчүлекне әзерли, чәчә һәм тырмалый. Аны файдалану уңышны арттыруга ярдәм итәчәк, җитмәсә, финанс чыгымнары дүрт тапкырга диярлек кимиячәк.

Хәрәкәт итүче тракторлар алдыннан тигез шытымнар чыгуын һәм мул уңыш үсүен теләп җыелучылар, уңыш һәм байлык билгесе буларак, буялган йомыркалар ыргытты. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тиздән бу басуларда бодай һәм арпа үсәр. Игенчеләрнең тырыш хезмәте мул уңыш белән бүләкләнсен иде. Җир йөзендә иң изге хезмәтләрнең берсен башкарган механизаторларның куллары ару-талу белмәсен, ә күзләре дулкынланып торган иген басуларын күреп сөенсен.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: