Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 Май 2018, 12:15

Язгы чәчү кыза бара

Үткән атнада район игенчеләре басу эшләренә тотынды. Яңгыр һәм җепшек кар төрендәге явым-төшем аларның планына бераз комачаулады, ләкин көннәр әйбәтләнү белән басуларда янә мотор тавышлары гүли башлады.

Үткән атна ахырында дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм берничә крестьян-фермерлык хуҗалыклары дым каплатуга кереште, “Күндерәк” хуҗалыгында, җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы җәмгыятендә, “Арслан”, “Заря” җәмгыятьләрендә уҗым культураларына ашлама кертү актив бара.

Шул ук вакытта чәчү алдыннан орлыкларны эшкәртү аерым игътибар таләп итә, бу үсемлекләрне чирләрдән һәм корткычлардан саклау буенча мөһим технологик чараларның берсе. Шулай да үткән атна ахырына “Арслан”, “Кабакуш”, “Озон”, “Урал” агрофирмасы” җәмгыятьләрендә әлеге эш һаман башланмаган иде әле. Калган барлык хуҗалыкларда бу эшкә җаваплы якын килгәннәр.

“Күндерәк” хуҗалыгы басуларында гади эш мохите хакимлек итә. Хуҗалыкның баш агрономы Марат Бүләков әйтүенчә, 27 апрельдә, имин һава торышын көтеп алгач, механизаторлар Самат Заманов, Тимерҗан Котлыбулатов, Николай Данилов, Альберт Тиләев туфракта дым каплатуга чыкканнар. 27 апрельгә 200 гектар җир эшкәртелгән, бу планлаштырылган эшкәртеләсе мәйданның өчтән бер өлешен тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 380 гектарны били, шуларның 100 гектарга якыны эшкәртелгән.

Бөртекле уҗым культураларының торышы барлык 1000 гектарда да канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Хәзер мөһим бурыч - аларга ашлама кертү. Аммиак селитрасы һәр гектар җиргә 90 килограмм исәбеннән өч чәчү агрегаты ярдәмендә кертелә. Владик Бәйрәмгулов, Рәдис Абдуллин, Җәүдәт Баязгулов 200 гектар уҗым культураларына ашлама керткән дә инде.

Бер үк вакытта орлыкларны чәчүгә әзерләү эше алып барыла. Орлык материалын агулау белән Фәнир Аканаев шөгыльләнә.

Бер сүз белән әйткәндә, “Күндерәк” хуҗалыгы игенчеләре язгы авыл хуҗалыгы мәшәкатьләренә яхшы техник җиһазлану һәм зур дәрт белән тотынган. Аларга изге эш башында югары уңыш һәм уңай нәтиҗәләр, әйбәт һава торышы телисе килә. Хәерле сәгатьтә, басу батырлары!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: