Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 апрель 2018, 18:49

Иң мөһим мәсьәлә турында сөйләшү булды

Быел һава торышы үзенчәлекле. Аеруча апрельдә әле яңгыр, әле кар ява... Бу ай җылы көннәргә саран. Шулай да район аграрийлары һәркайда әзерлек эшләре алып бара, ә кайбер хуҗалыкларда басу эшләре башланган да инде. Бүгенге көндә аграр секторы җитәкчелеге һәм белгечләре алдында мөһим бурыч – чәчү кампаниясен тиз арада һәм әйбәт сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Сишәмбе көнне җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында үткән семинар-киңәшмәдә шул турыда сүз алып барылды. Аның эшендә район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, аның урынбасары Ф.В.Исмәгыйлев, АПК бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнары, техника хәвефсезлеге һәм хезмәтне саклау буенча инженерлар, бригадирлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Гадәттәгечә, семинар кунакларны кабул иткән хуҗалыкта алда торган чорга техниканың әзерлеген күрсәтүдән башланды. Семинарда катнашучылар машина-трактор паркында булды, басу эшләренә җәлеп ителәчәк техниканы һәм тагылма агрегатларны карап чыкты. Аннары ашлык складына юнәлеп, орлык материалының булуы һәм саклану шартлары белән кызыксындылар.

Чараның пленар өлешендә җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыятенең башкарма директоры Зәбир Бәдретдинов катнашучыларны кыскача хуҗалык белән таныштырды, шулай ук күздә тотылган язгы эшләр турында сөйләде.

- Эшне 850 гектарны биләгән уҗымнарны ашлаудан башларга ниятлибез. “Туман” сиптергече белән эшкәртәбез. Дым каплатуга биш, ашлык культураларын чәчүгә – дүрт, сызма культураларга – өч агрегат җәлеп ителәчәк, - дип билгеләде Зәбир Гомәр улы.

Хуҗалыкларда техник карау үткәрү барышы, транспорт чараларын комплектлау буенча норматив таләпләр турында Стәрлебаш районы буенча Дәүләт техника күзәтү инспекциясенең баш белгеч-эксперты Азамат Ишбердин сөйләде.

- Барлык техниканы янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, терәкләр белән җиһазландыру зарур, - дип искәртте ул катнашучыларга.

Стәрлетамак шәһәре, Стәрлетамак һәм Стәрлебаш районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы З.З.Ханнанов хуҗалыкларда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында, камылны яндырганда таләпләрне үтәү зарурлыгын әйтте.

Урманчылык вәкиле Минегаян Фәйрүзов үзенең чыгышын агымдагы елның 16 апреленнән республика территориясендә урман фондында янгыннан хәвефле чор башлануы турында боерык белән таныштырудан башлады һәм катнашучыларны урман массивлары янында эшләр оештырганда аеруча игътибарлы булырга чакырды.

Район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Илдус Кәримов мөһим һәм мотлак эш – хезмәт урыннарын аттестацияләүгә игътибар юнәлтүне сорады. Әлеге чара бары тик биш хуҗалыкта гына үткәрелгән булып чыкты.

Йомгаклап, Фәнүр Зөфәр улы быелгы авыл хуҗалыгы чоры җиңелдән булмаска вәгъдә итә, диде. Туфракның дымлылыгы бик түбән, бу үсемлекләрнең шытуына, үсүенә кире йогынты ясарга мөмкин:

- Хәлләр болай торганда сабан культураларыннан зур уңыш көтеп булмаячак. Шуңа күрә иң яхшы страховка культуралары булып уҗым арышы һәм бодай кала. Көннәр уңай якка үзгәрү белән аларны ашларга, тырмаларга кирәк. Барлык агротехник алымнар, беренче чиратта, басуларда дымны тотуга юнәлтелергә тиеш, – дип дәвам итте район башлыгы. – Шулай ук чәчү мәйданнары структурасына игътибар юнәлтү зарур, мәсәлән, кайбер хуҗалыкларда сөренте җирләрнең яртысын диярлек биләгән көнбагышка. Бу культура, билгеле булуынча, җирне ярлыландыра, шуңа күрә ул рөхсәт ителгән нормадан барлык мәйданның 11%ыннан артмаска тиеш. Минераль ашламалар кулланырга финанс ягыннан мөмкинлеге булмаганнарга туфракның уңдырышлылыгын арттыручы сидераль культураларны чәчү мәйданнары структурасына күбрәк кертү зарур.

Фәнүр Зөфәр улы шулай ук хезмәткәрләрнең медицина тикшеренүе, терлекчелек фермалары территорияләрендә тәртип урнаштыру, җәйге лагерьларны әзерләү һ.б кебек мөһим мәсьәләләргә дә тукталды.

Чара күңелле вакыйга – күп еллар намуслы эшләгәне, Яшерган авыл биләмәсенең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Вадим Гыймазовка район Советы һәм хакимиятенең Почет грамотасын тапшыру белән тәмамланды.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. И.ХАЛИКОВ фотосы.

Читайте нас: