Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 апрель 2018, 11:59

Көне елны туйдыручы чор җитте

Яз әкренләп үз хокукларына керә. Соңгы көннәрдәге җилле һава торышы туфракны бик тиз киптерә, шуңа күрә районның барлык хуҗалыкларында мөһим эшкә – дым каплатуга керешергә әзерләнәләр. Ике авыл хуҗалыгы предприятиесе – җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыяте һәм Ленин исемендәге хуҗалык уҗымнарны ашлауга кереште.

- Язын игенчеләргә 4100 гектар сөренте җиргә культуралар чәчәргә туры киләчәк, шуларның 1400 гектарын көнбагыш, 100 гектарын кукуруза биләячәк. Былтыр яхшы гына борчак уңышы алдык – гектарыннан 26 центнер. Аның күп өлешен саттык. Быел кузаклы культуралар чәчү мәйданын ике тапкырга арттырырга карар иттек – җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыятенең баш агрономы Линир Халитов сүзләре буенча, орлык материалы белән тәэмин ителеш 100% тәшкил итә, яисә чәчү өчен кирәк булган 650 тонна орлык (бөртекле һәм сызма культуралар) бар. – Күптән түгел Алтай краеннан ике сорт элиталы көнбагыш орлыгы алып кайттык. Аларның нинди булырын көзгә күрербез.

Монда уҗым культураларына зур өметләр баглыйлар, алар мең гектардан аз гына артыграк мәйданны тәшкил итә. Алар кышны уңышлы чыкты. Хәзер иң мөһиме – ашлама кертә башларга кирәк. Бу максатка 90 тонна аммиак селитрасы сатып алынды. Ашлама хәзер бик кыйммәт тора, һәркем дә аны ала алмый. Әлбәттә, аларны сатып алу өчен дәүләт соңыннан субсидияләр төрендә чыгымнарның бер өлешен кайтара, ләкин акча бүген һәм күп күләмдә кирәк. Шуңа күрә кайбер хуҗалыклар бу максат белән кредитлар ала, кайберләре ашламалардан бөтенләй баш тарта, ә басулар елдан-ел ярлылана.

- Тракторлар әзер, техник карау үтелгән. Ягулык запасы чәчү үткәрергә һәм мал азыгы хәзерләүгә җитәчәк. Кадрларга кытлык юк, - дип дәвам итә белгеч. – Бездә даими, ышанычлы кешеләр эшли. Шушы көннәрдә барысы да хәвефсезлек техникасы буенча укулар үтте. Әлеге темага Уфадан чакырылган белгечләр лекцияләр укыды. Кырыкка якын кеше медицина тикшерүе үтте. Без чәчүгә әзер дип тулысынча ышаныч белән әйтә алам, бары тик орлыкларны агулау эше генә калды.

Саклану средстволары белән коралланып, Тимергали Дәүләтшин һәм Шамил Вәлиев (рәсемдә) нәкъ шул көнне моны башкарырга әзерләнгәннәр. Соңрак аларга өлкән оператор Рәзил Камалетдинов та кушылган.

Әлеге командага 500 тонна ашлыкны агуларга туры киләчәк. Аның яртысыннан күбрәге – бодай, калганнары борчак, солы, арпа. ПС-20 орлыкны агулау ысулы белән икенче ел файдаланалар. Механизм катлаулы түгел, автоматик рәвештә күчеп йөри, эшне дөрес оештырганда машина сәгатенә 20 тоннага кадәр орлыкны эшкәртә ала.

Аграрийларның алда торган сезонга әзерлеген язгы басу тикшерәчәк. Зарялылар имтиханны уңышлы тапшырыр дип ышанасы килә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: