Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 апрель 2018, 11:35

Басуга чыгар алдыннан соңгы эшләр

Чәчү эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару, аннары мал азыгы хәзерләү һәм урак эшләрен яхшы тәмамлау өчен барлык авыл хуҗалыгы техникасын алдан ук һәм җентекле әзерләү зарур. Җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы” җәмгыяте механизаторлары өчен бу кагыйдәгә әверелгән, шуңа күрә алар аны төгәл үти. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларны ремонтлау эшләре кыш буе барды, бу көннәрдә МТМ территориясендә шулай ук эш кайный – монда һәркем үз эше белән мәшгуль.

Ремонт таләп итүче барлык машиналар һәм тракторлар төзекләндерелде һәм техник карау үткән. Машина йөртүчеләр һәм тракторчылар үзләренә беркетелгән техниканы үзаллы төзәткән. Машина-трактор мастерскоенда шундый белгечләр дә бар, алар иптәшләренә механизмнарны, узелларны, агрегатларны төзекләндерергә теләп ярдәм иткән. Алар арасында тимерче Наил Делмөхәммәтов, слесарь Алик Гафиев, электрогазосварщик Ильяс Баһаветдинов. Ильяс Сөнәгать улы соңгы атналарда бик катлаулы эш белән мәшгуль – киләчәктә ашлык ташуга җәлеп ителәчәк арбаның кузовын биегәйтә. Илдар Хисмәтуллин техниканы әзерләүнең барлык нечкәлекләрен белә. Аңа беркетелгән К-700 тракторы күптән инде әзерлек линиясендә тора, әлеге вакытта Илдар Хөснулла улы чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлау белән шөгыльләнә.

Хуҗалык басуларында яңа техника да эшләячәк. Быел машина-трактор паркы үзебездә җитештерелгән ике “КАМАЗ” һәм АТМ-5280 тракторлары белән тулыланган. Аларның берсенең руле артына тәҗрибәле механизатор Виктор Аверин утырачак, ә икенчесенә хуҗа билгеләнмәгән әле. Моннан тыш, ике культиватор һәм бер каток агрегаты сатып алынган. Чәчү эшләре чорында барлыгы 8 берәмлек авыр техника җәлеп ителәчәк.

Хуҗалык механизаторларына нинди күләмдә эш башкарырга туры киләчәк?

- Чәчү мәйданнары структурасы былтыргы дәрәҗәдә кала – 4300 гектар. 610 гектарны уҗым культуралары били, - дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Альберт Мөхәммәтов. – Өстәвенә, быел 100 гектар мәйданга борчак чәчәргә ниятлибез. Бөртекле культураларның орлыгы җитәрлек күләмдә, алар барысы да кондицияле, тикшерүне уңышлы үткән. Күпьеллык үлән орлыкларын да сатып алдык (кәҗә үләне, люцерна).

Шушы көннәрдә ашханә дә эшли башлаган. Пешекчеләр Кәримә Даутова һәм Эльмира Баһаветдинова, узган еллардагы кебек үк, басу эшчәннәрен тәмле һәм кайнар аш белән тәэмин итәчәк.

Хезмәт кешеләренә, белгечләргә, җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы” җәмгыяте җитәкчелегенә чәчү эшләрен уңышлы тәмамлауларын һәм, иң мөһиме, яхшы һава торышы булуын телисе килә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.
Читайте нас: