Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 март 2018, 14:09

Барлык игътибар авыл хуҗалыгы машинасына

Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарының язгы басу эшләренә әзерлеге тикшерелә башлады. - Техниканы ремонтлауга җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы”, “Озон”, “Урожай” җәмгыятьләре механизаторлары зур җаваплылык белән караган, - дип сөйли Гостехнадзор инспекциясе секторы мөдире Минияр Насыйров. Җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыяте механизаторлары һәм инженер хезмәте алдагы басу эшләре чорына үзләренең техникасын ныклы әзерләвенә күптән түгел әлеге хуҗалыкта үткән техник карауда катнашып, үзебез инандык.

Машиналар йортына килеп туктагач, без бер рәткә тезелгән техниканы күрдек. Бу көнне ярыйсы ук салкын иде. Механизаторлар үзләренең тракторлары янында мәш килә, барысы да тәртиптәме дип тикшерә. Барлыгы җиде берәмлек трактор техник карау үтәргә тиеш иде, әмма аларның берсен – Т-150 тракторын әзерләп өлгермәгәннәр.

- Аңа капиталь ремонт таләп ителә, - дип аңлатты хуҗалыкның баш инженеры Тәлгать Сәгъдәтгәрәев. – Әлеге вакытта Анатолий Тимофеев ремонтланган двигательне урнаштыру белән мәшгуль. Тракторның техник торышы соңрак бәяләнәчәк.

Минияр Рафаэль улы техник карауны 2013 елда чыккан төягечле МТЗ-82 тракторыннан башлады. Бу техника сөтчелек фермасында җәлеп ителгән, ягъни ел әйләнәсе эшли. Шулай да механизатор Зиннур Фәсхетдинов аны техник карауга тиешенчә әзерләп өлгергән. Вак-төяк кисәтүләр генә булды.

Яшь механизатор Айнур Гаскәров та үз эшенә җаваплы карашта. Аңа ышанып тапшырылган МТЗ-80 тракторы үзеннән 16 яшькә өлкәнрәк! Айнурның документлары тәртиптә. Ә тракторга килгәндә, тиз арада бетерелергә тиешле җитешсезлекләр ачыкланды. Барлык тракторлар янгын сүндергечләр, аптечкалар, ныгытмалар, авария билгеләре һ.б. белән җиһазландырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең бу көнне куелган техникасы техник карауны тулысынча үтте һәм язгы басу эшләренә һәм башка авыл хуҗалыгы эшләренә рөхсәт алды.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: