Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 март 2018, 12:03

Матросовлылар продуктлылыкны арттыру өстендә эшләргә әзер

Матросов исемендәге колхоз зур хуҗалык. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре кебек үк, ул да төрле чорларны кичергән, яхшысын да, начарын да. Үсемлекчелектә игенчеләр елдан ел әйбәт нәтиҗәләргә ирешсә, терлекчелек тармагы, йомшак кына итеп әйткәндә, “аксый”. Сөт савып алу буенча хуҗалык соңгы елларда артта кала. Хуҗалык терлекчеләре авыл хуҗалыгында эшләүдә күпьеллык тәҗрибәсе булган яңа җитәкче Ильвер Халитов җитәкчелегендә хәлне катгый үзгәртергә ниятли.

Әмир фермасы территориясендә безне 2 санлы бригада бригадиры Амур Халитов һәм ферма мөдире Наил Рәхимов каршы алды. Алар икесе дә хуҗалыкта күптәннән эшли, ә яңа вазыйфаларга ике айлап элек тәгаенләнгәннәр.

- Беренче чиратта сәламәт үрчем малы алу өчен яшь малларга әйбәт шартлар тудыру зарур. Әлеге айның башыннан без 35 бозау алдык. Алар бозаулату бүлегендә, аерым читлекләрдә 3-4әр бозау тора, - дип сөйли Наил Хәсән улы.

-Йөз кабат ишетүгә караганда бер тапкыр күрүең яхшырак, - дип ишарәлим мин.

- Әйдәгез, үтегез, барысын да үзегез күрерсез.

Шартлар, чынлап та, әйбәт. Монда җылы һәм коры. 100 литрлы су җылыткычтан һәрвакыт килеп торган җылы су бар. Яңа туган бозаулар монда озак булмый – егерме көнләп торалар. Шушы вакыт эчендә аларны Фәридә Җәлилова карый. Аннары ныгынган бозауларны күрше бинага күчереп, башка эшчәннәргә – Сергей Лебедевка һәм Әхтәм Шабаевка тапшырачаклар. Без барганда ул эштә, бозауларны эчереп йөри иде. Безне, әлбәттә инде, мондый яңалык кызыксындырмый калмады.

- Металлдан эшләнгән булса да, җайланма җиңел генә. Боҗраларга сөт салынган биш чиләк куела һәм ыргакка эленә. Берьюлы берничә бозау, бер-берсенә комачауламыйча, рәхәтләнеп эчә ала, - дип сөйли Ә.Шабаев үзе уйлап тапкан җайланма турында. – Кем әйтмешли, гадилектә – бөеклек.

Терлекләр тук һәм көр. Шаярып-уйнап торалар. Уртача тәүлеклек артым 530 грамм тәшкил итә. Соңгы айларда яшь малларның үлү очраклары булмаган, бу бозауларны тиешенчә караулары турында сөйли.

Савым көтүенә килгәндә, токымчылык эшен әйбәт оештырганда гына аның продуктлылыгына ирешергә мөмкин, дип ышана белгечләр. Бу юнәлештә монда эшли башлаганнар да инде. Шушы көннәрдә терлекләрнең баш саны симменталь токымлы өч үгез белән тулыландырылачак. Ә ел ахырында сөт токымлы таналар сатып алырга ниятлиләр. Гомумән, савым көтүен яңарту белән җитди шөгыльләнү зарурлыгы бар. Ә әлегә тәүлеклек сөт савып алу бер фураж сыерыннан уртача 6,1 кг тәшкил итә. Үткән ел белән чагыштырганда аз гына артыграк. Ике фермадан (Әмир һәм Хәлекәй) тәүлек саен уртача 1230 кг сөт савып алалар. Күрүегезчә, күп түгел.

Шулай да хуҗалык белгечләре һәм эшчәннәре ышанычны югалтмый. Матросовлыларның фермаларны реконструкцияләүгә планнары зур: сыер абзарларында сөтүткәргеч сузу зарур, бу сөт сыйфатын һәм, тиңдәшле рәвештә, сату бәясен күпкә арттырачак. Кул хезмәте дә кими. Терлекчеләр ферманы киләчәктә тулысынча механикалаштырылган итеп күрә. Бүгенге көндә мал азыгын ат белән тараталар. Техника кешеләрнең хезмәтен күпкә җиңеләйтер иде.

Ильвер Халитов үзенең командасына ышана һәм килеп туган хәлне төзәтү юллары турында даими уйлана.

- Барысы да акчага кайтып кала, - дип борчыла Ильвер Галим улы. – Әлеге вакытта бер банк белән озайлы кредит алу өчен сөйләшүләр алып барыла. Өстәмә финанс салмыйча, нәрсәдер эшләү мөмкин түгел. Терлекчелек тармагы гына яңартуга мохтаҗ түгел, техника паркы да бик нык искергән.

Әңгәмәдәшләрем әйтүенчә, иң мөһиме, фермада эшчәннәр белән проблема юк.

- Бездә җавапсыз һәм эшкә чыкмаучылар юк, - ди Амур Халитов, кадрлар темасын дәвам итеп. – Коллектив тырыш, булдыклы. Барысы да үзебездән тора, үз вазыйфаларыбызга ничек карыйбыз, нәтиҗәсе дә шундый булачак.

Машина белән сыер саву операторлары Рима Хакетдинова, Ирина Рәхимова, Елена Савина, Люция Мөхәммәтгалиева, Ләйсән Шәяхмәтова. Алмаш савучылар да бар. Мал караучылар арасында Венер Савинны, Фидан Сәйфетдиновны (әйткәндәй, җәен ул комбайн штурвалы артына утыра, кышын мал карый) билгеләделәр. Шулай ук Илдус Хакетдинов, Александр Романов, Рәнис Шиһабетдинов үз вазыйфаларына җаваплы карыйлар.

Әмир сөтчелек фермасында булып, без фермадагы хәлләрнең гомумән алганда әйбәт кенә булуын күрдек. Абзарлар җылы, терлекләр каралган, тук. Ә проблемалар алар бар һәм булачак. Һәр авыл хуҗалыгы предприятиесендә шул ук. Һәркайсы кыен хәлдән чыгарга тырыша, ә моңа күп көч, вакыт һәм средстволар таләп ителә. Сөт җитештерүне үстерү буенча куелган максатларга ирешерләр дип ышанасы килә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: