Уңай үсешү динамикасы күзәтелә
Киңәшмә, гадәттәгечә, практик түгел, ә пленар өлештән башланды. Аны БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары И.И.Сураков ачты. Ирек Искәндәр улы республикада крестьян-фермер хуҗалыклары үсешүенең перспективалы юнәлешләре турында сөйләде. Мисалга кайбер саннар китерде. 2010 елда фермерлык хуҗалыклары саны 3622 булса, җиде елдан соң аларның саны икеләтә арткан. Тиңдәшле рәвештә, фермерлар җитештергән тулаем продукциясе өлеше дә үскән. Бүген алар 2010 елдагы кебек 486 мең гектар түгел, ә миллионга якын гектар җир эшкәртә. Ирек Искәндәр улы шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары үсешенең өстенлекле юнәлешләрен санап үтте: малчылыкның сөт һәм ит җитештерү тармаклары, яшелчә, гөмбә үстерү һ.б. Фермерлар җитештерергә өйрәнде, хәзер продукцияне сату проблемасын хәл итәргә калды, дип билгеләде ул. Кооператив хәрәкәтне үстерү - базарга чыгып, продукцияне сатып алучыларның аудиториясен киңәйтү ул, ди И.Сураков.
Район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров җыелучыларны кыскача безнең район белән таныштырды. Крестьян-фермер хуҗалыклары район икътисадында мөһимрәк урын били бара, дип билгеләде. Ныклы һәм тотрыклы фермер хуҗалыклары арта. Күпләр крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм буенча дәүләт программаларында катнаша. Соңгы биш елда 22 фермер хуҗалык төрле юнәлешләр буенча Грант алды.
Семинар эшендә шулай ук районга эш сәфәре белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты З.З.Байгускаров та катнашты. Зариф Закир улы чыгыш ясаганнан соң, аңа сораулар «яуды». Кайберләренә ул шунда ук җавап бирде, ә икенче мәсьәләләрне ачыкларга вәгъдә итте.
Басуда да өлгерергә, банкта да...
Депутатка бирелгән сорауларга караганда, фермерлар дизель ягулыгына бәяләрнең артуына борчыла, чөнки ягулык булмаса алар чәчә дә, сөрә дә алмаячак. Бу - беренчедән. Икенчедән, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең түбән булуы. Узган елда әйбәт кенә уңыш җыелды - шатланып яшәргә, эшләргә дә бит, әмма сатып алу бәясе түбән булу сәбәпле, алар җитештергән продукцияне сата алмый. Түбән бәягә сатуның файдасы юк.
Бүген фермер басуда гына эшләми, аның бурычларына бихисап кәгазь мәшәкатьләре дә керә. Вакытында отчет бирмәсәләр, алар, мәсәлән, субсидия ала алмый. Кредит алыр өчен үзеңнең акча түләргә сәләтле булуыңны раслап, бер кочак документлар тапшырып, банк бусагасын таптарга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, монда да барысы да җиңел түгел. Шуңа карамастан, бу кешеләр эшләп, үсешүләрен дәвам итә. Ярый әле дәүләт ел саен хуҗалыкчылыкның кече формасына ярдәм механизмнарын шомарта. Шулай итеп, республика фермерларына эшләү өчен шартлар бар.
Өч сарыгы була торып, өч КамАЗ сорый
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының кече хуҗалык итү формалары һәм кооперациялар бүлеге начальнигы Р.Р.Мөфтәхетдинов крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары нинди дәүләт ярдәменә исәп тота алулары турында җентекле сөйләде.
- Грантларны хуҗалыгын үстерүгә җитди тотынган намуслы эшләүче һәм перспективалы крестьян-фермер хуҗалыклары ала. Әгәр фермер мал сатып алу өчен Грант алуга гариза тапшырып, аларны асрау өчен бинасы юк икән, бу очракта аңа, әлбәттә, Грант бирелмәячәк, - дип аңлата Раил Рим улы. - Субсидияләр салым буенча бурычлар булмаган очракта гына бирелә. Вакытында отчет бирергә өйрәнергә вакыт, дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Аннары Раил Рим улы дәүләт ярдәме, субсидияләр һ.б. һәркайсына аерым тукталды. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Союзының башкарма директоры Б.В.Рафиков авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча фермер берләшмәсен оештыру темасына кагылып үтте, Союзның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Эшкуарлыкка ярдәм үзәгенең баш белгече Р.М.Галиев эшкуарлык һәм туризм буенча БР Дәүләт комитеты линиясе буенча фермерларга матди ярдәм төрләре турында сөйләде.
РФ «Россельхозбанк» акционерлар җәмгыятенең Стәрлебаш авылындагы өстәмә офисы җитәкчесе Д.Ә.Гарифуллина җыелучыларга банкның кредит продуктлары, кредит бирү шартлары турында мәгълүмат бирде.
Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән пленар өлеш барышында лизинг компанияләре, Ветеринария идарәлеге, «Башплемсервис» вәкилләре чыгыш ясады. Ул бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Алтын көз-2017» Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучылар һәм җиңүчеләр Зөлфия Бикташева (Түбәнге Аллагуат авылы) һәм Людмила Егорова (Стәрлетамак районы) министр урынбасары кулыннан Диплом һәм медальләр алды.
Барысы да үзеңнең кулыңда
Бүгенге көндә Яшерган авыл биләмәсе территориясендә 12 ныклы крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Һичшиксез, яшерганлылардан үрнәк алыр урын бар. Практик өлештә семинар-киңәшмәдә катнашучылар Вадим Гыймазов, Биктимер Гыйләҗев, Венер Шәйхулов, Илнур Сабирҗанов, Рәфис Насретдиновларның фермер хуҗалыкларында булды. Кунакларга алар үзләренең эшчәнлеге, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре, башкарасы эшләр турында сөйләде.
Билгеле булуынча, фермерлар актив, кыю, ныкышмалы халык. Шундый сыйфатларга ия булмасаң, фермер эшен башларга да түгел. Әмма эшкә тотынсаң, артка чигенергә түгел, тырышып эшләргә кирәк. Хәтта тоташ династиялар барлыкка килә. Мәсәлән, Биктимер Гыйләҗевның Стәрлетамак районында яшәүче улы һәм кияве дә ит җитештерү белән шөгыльләнә, әмма аларның производствосы киңрәк җәелдерелгән. Алар мал-туар үстереп кенә калмый, итне эшкәртү белән дә шөгыльләнә. «Афәрин» диюдән башка сүз юк.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.