Чараның практик өлеше ашлык фуражы җитештерелгән бинаны караудан башланды. Аннары семинарда катнашучылар терлекчелек биналарын карап йөрде. Беренче тукталыш - бүгенге көндә 180 савым сыеры асралган сыер абзары. Якын арада монда сөтүткәргеч урнаштырырга ниятлиләр. Савым көтүен дүрт савучы һәм ике мал караучы хезмәтләндерә. Эшчәннәргә уңайлы булсын өчен ял бүлмәсе каралган, ветеринарга аерым бүлмә бирелгән. Барлык кирәкле препаратлар һәм дарулар бар.
Катнашучылар бозаулар читлекләре янында гадәттәгедән озаграк тоткарланды.
- Илгиз Тимерхан улы безгә бозауларны үстерү һәм ашатуның яңа ысулына күчәргә тәкъдим иткәч, кайбер икеләнүләр булды, - ди Илдар Рим улы. – Әмма вакыт үтү белән, нәтиҗәләрне күргәч, без карарның дөреслегенә инандык.
Аннары шул яңа технология турында Илгиз Вәлиев (рәсемдә) җентекле сөйләп, аның терлекчелек тармагында бик тә мөһим ысул булуын әйтте. Башта монда 80 аерым читлек ясап, туганнан соң (алтынчы көнгә) бозауларны күчерәләр. Янәшәдә мәгълүматлар (авырлык, туган көне, төсе һ.б) язылган карточка эленеп тора. Асларында арпа саламы. Һәр читлек янында – икешәр чиләк. Аларның берсендә салкын су яки сөт. Аларны берничә сәгать аралык белән аерым бирәләр. Беркайчан да бутамыйлар. Икенче чиләктә – ашлык – арпа, солы һәм бозаулар өчен гранулалы катнаш азык – предстартер. Һәм бер бөртек печән дә юк! Аны бозаулар өч айлык булгач кына бирә башлыйлар. Шундый аерым читлекләрдә бозауларны 70 көн тоткач башка урынга күчерәләр. Бу этапта туклану рационы берникадәр үзгәрә, монда терлекләр җайлап каты азык ашый башлый.
Әлеге технологиянең уңай ягы – беренче чиратта, бозауларның сакланышы, икенчедән, тотрыклы артым. Бүгенге көндә уртача тәүлеклек артым 800-900 грамм тәшкил итә, бер елда үрчем малы 360 килограмм һәм аннан да артыграк тере авырлыкка җитә. Өченчедән, маллар бертигез үсешә.
Урындагы авыл клубында үткән семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше барышында Илдар Гаскәров катнашучыларны җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыятенең эшчәнлеге белән таныштырды. Ул савымнарның артуын һәм сөт сатуның күтәрелүен билгеләде. Үсемлекчелектә әйбәт нәтиҗәләргә ирешелгән. Үткән сезонда бөртеклеләрнең яхшы уңышы алынган – гектарыннан 26 центнер. Бердәм команда белән эшләргә әзер планнар да бар.
Җитәкчелекнең тырышлыгын һәм әлеге предприятиенең белгечләренең һәм эшчәннәренең үз бурычларына намуслы карашын Илгиз Вәлиев та билгеләде. Шулай ук ул кайбер башка мөһим факторларга, аерым алганда сөт ташлаткан сыерларны ашату һәм карауда, көндезге сәгатьләрдә малларны чыгарып йөртү һ.б. кебек факторларга игътибар юнәлтте.
Район ветеринария станциясе начальнигы Азат Әхмәров республикада эпизоотик хәл турында сөйләде. Шулай ук ул 2017 елда районда нинди ветеринар-кисәтү чаралары үткәрелүе, кайсыларының агымдагы елга билгеләнүе турында сөйләде. Азат Рәхимҗан улы тагын бер кат малларны район территориясенә кертү һәм чыгару кагыйдәләре турында искә төшерде.
Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Фәнүр Зөфәр улы үзгәрешләрдән, яңа ысуллардан, яңа технологияләр кертүдән курыкмаска кирәклеген билгеләде. Мисал сыйфатында җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыятен китерде. Хуҗалыкларга яшь кадрлар, яңа белгечләр җәлеп итү өстендә эшне көчәйтергә, алар өчен шартлар тудырырга, әйбәт хезмәт хакы түләргә кирәклеген әйтте. Моннан тыш, үгезләрне симертүгә, малларны ел әйләнәсе абзарларда асрау ысулына игътибар юнәлтү зарурлыгын билгеләде. Тулаем алганда уйланыр һәм эшләр нәрсәләр бар. Катнашучылар хуҗалык җитәкчелегенә файдалы чара үткәргәннәре, коллегалары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.