2017 елда авыл хуҗалыгы җитештерүе 2,8 процентка үсте. Бу илдәге уртача күрсәткечтән югарырак. Үсемлекчелек — 5,2, терлекчелек 1 процент үсеш бирде. “Узган ел безгә шуны ачык күрсәтте: җитештерүнең артуы һәрвакытта да файда бирми, — диде әлеге чарада Рөстәм Зәки улы, — ихтыяҗ исәпкә алынмыйча, артык җитештерелгән продукция бәяләрне шулкадәр түбән төшерде ки, хәтта аерым хуҗалыклар тотынылган чыгымнарын капларлык та керем алалмады. Ашлык хакы аерым культуралар буенча 50 процентка кадәр, ә чимал сөт 6 процент күләмендә кимеде”.
Республика агросәнәгатьчеләре ел саен шул рәвешле язгы чәчүгә кадәр очрашып, проблемаларны уртага салып тикшерә, яңа бурычлар билгели. Быелгысы, кызганычка каршы, дөнья, ил күләмендә ашлыкка бәяләр төшкән һәм сәүдә базарында көндәшлекнең әлегәчә күрелмәгән шартларда күтәрелгән чорга туры килде.