Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 февраль 2018, 11:57

Терлекчеләр династиясеннән

Раил Латыйпов (рәсемдә) утыз елдан артык хезмәт стажына ия. Шул еллар эчендә ул малчылык тармагында алыштыргысыз хезмәткәр. Соңгы ике дистә елда Р.Латыйпов тирес чыгару буенча слесарь-оператор булып эшли. Үзегез аңлыйсыздыр, бу эшкә һәркем ризалашмый. Ул һәр фермада кирәкле хезмәткәр.

Табылды сөтчелек фермасы мөдире Рим Рәхимов Раил Равил улының үзенә йөкләтелгән эшне яхшы башкаруын билгеләде. Ул бик тырыш һәм җаваплы хезмәткәр. Әйтергә кирәк, Раил Равил улы малчылык династиясен дәвам итүче.

- Әнием Фәния Латыйпова гомер буе фермада савучы булып эшләде. Аның фоторәсеме Почет тактасында торды, - ди горурланып Р.Латыйпов.

Шуңа күрә ферма юлын ул бала чагында ук таптый башлаган, ә мәктәпне тәмамлаганнан соң шунда ук мал караучы булып эшкә урнашкан. Әйткәндәй, бервакыт аңа беразга эшен калдырып торырга туры килгән – армиядә хезмәт иткән вакытта. Аннан кайту белән янә үз вазыйфаларына алынган.

Әлеге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыятенең Табылды фермасында аның бертуганы Мәдинә Шәрипова машина белән сыер саву операторы булып эшли. Энесе Рәфил Равил улы бозаулар карый.

Әйбәт хезмәткәр, яхшы хуҗа, ир һәм өч бала атасы Раил Латыйпов авыр эштән куркып өйрәнмәгән. Үзеңә ышанып тапшырган эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк дип исәпли ул. Шул вакытта тәртип булачак.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: