Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 февраль 2018, 13:24

Малларны уңышлы кышлату – коллективның бердәм хезмәт нәтиҗәсе

Айдарәле сөтчелек фермасының кышлату чоры барышы турында сөйләгәнче аның мөдире – Николай Александров турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Ул үз эше өчен чын күңелдән янып-көеп яшәүчеләрнең берсе. Коллектив белән әйбәт мөнәсәбәттә тора, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Ул универсаль солдат кебек – бар эшкә дә оста. Әгәр көтүче эшкә чыкмаса, Николай Федорович аңа алмаш эзләп йөрми, юкка вакыт әрәм итми, көтүгә үзе чыга да куя. Үзе үк фуражчы да, бозаулар абзарын җылыту өчен утынны да үзе әзерли. Бер сүз белән әйткәндә, аның вазыйфалары баштан ашкан һәм ул аларның барысына да өлгерә. Былтыр Н.Александровка БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы юкка гына бирелмәгән. Лаеклы бүләк!

Ә хәзер сүз әлеге фермада кышлату эшләре барышы турында. Маллар җәйге лагерьдан вакытыннан алда күчерелгән, ләкин көндез аларны көтүлеккә чыгаралар.

- Фермада 24 кеше эшли, машина белән сыер саву операторлары дүртәү, алмаш савучылар да бар, - дип сөйли ферма мөдире. - Эш һәркемгә дә җитәрлек. Мәсәлән, бозаулар карау Михаил Афанасьев һәм Елизавета Ефремовага беркетелгән. Узган елның сентябреннән быелгы февральгә кадәр 162 бозау туды. Тәүге 15 көндә яңа туган бозауларны җылы бинада тотабыз, аннары секцияләргә күчерәбез.

Мал азыгы турында сүз чыккач, Николай Александров аның җитәрлек икәнен билгеләде. Көн саен һәр терлеккә егермешәр килограмм сенаж, бишәр килограмм печән, унар килограмм салам, дүртәр килограмм ашлык фуражы бирелә. Сенаж чокыры якында гына. Печән һәм саламны бераз читтәрәк өйгәннәр (янгын хәвефсезлеге таләпләренә ярашлы). Аларны ферма территориясенә ташу да авырлык тудырмый – ничә төргәк кирәк, шулкадәр китерәләр: бишәү икән - биш, унау икән – ун.

Мал азыгы тарату эше Алексей Щекинга тапшырылган, ул мал азыгы бутагычта эшли, Виталий Сосков һәм Илдар Мөхәммәтов төягечкә идарә итәләр.

Машина белән сыер саву операторлары Галина Усманова, Люция Мөхәммәтова, Анастасия Макарова, Илһам Вәлиуллин намуслы эшли.

Җаваплылыгы чикләнгән “Арслан” җәмгыятендә шулай ук атлар да бар. Аларны Родионовка фермасында тоталар. Аларны ат караучы Радик Гаврилов карый.

Бүгенге көндә хуҗалыкта сөт савып алу узган елдагыга караганда берникадәр югарырак, маллар тук, артым әйбәт, биналарда тәртип, болар барысы да коллективның бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Айдарәле фермасында малларны кышлату уңышлы үтәчәгенә шик юк.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Рәсемдә: Ферма мөдире Николай Александров машина белән сыер саву операторлары белән әңгәмәләшә.

Читайте нас: