Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль 2018, 11:29

Күрсәткечләрне киметмиләр

“Чәй эчәсегез килмиме?” - дип тәкъдим итте безгә ферма эшчәннәренең берсе, термостан кайнар эчемлек агызып. Әдәпле генә баш тартып, без менә-менә килеп җитәргә тиеш булган ферма мөдирен көтүне дәвам иттек. Табылды фермасының “Кызыл почмагы”нда җылы һәм иркен. Терлекчеләр еш кына анда зур өстәл артына җыелыша, эш барышы турында әңгәмәләшә, чәй эчеп җылына. Стенада барлык кирәкле мәгълүматлар эленгән – дежурлык графигы, сөт савып алу һәм башка мөһим нәрсәләр.

- Бездә барысы да контрольдә. Язга кадәр аз вакыт калды, әлегә барысы да уйланылганча бара. Терлекчеләр бар көчләрен салып иртә таңнан кайвакыт кара төнгә кадәр тырышып эшли, - дип мактый үзенең хезмәткәрләрен ферма мөдире Рим Рәхимов, ул бу вазыйфада ун елдан артык эшли.

Ферма уңайлы, җылы. Аның территориясендә бар урында да тәртип, бина эче чиста. Эшчәннәр тәртипле, анда эчәргә яратучыларны тотмыйлар. Машина белән сыер савучы дүрт оператор эшли. Биш ел элек алар сигез булган, ләкин сөт үткәрү җайланмасын урнаштыру сәбәпле, савучылар санын кыскартырга туры килгән. Сөт савып алу буенча беренче урында – Андрей Юрчак – ул фермада сыер савучы бердәнбер ир-егет. Аңа 42 сыер беркетелгән, бер фураж сыерына савым үткән айда 232 килограмм тәшкил иткән, тулаем савым – 9751 кг. Сөт савып алу буенча Эльза Хәкимова, Мәдинә Шәрипова, Фәрзәнә Байгузиналарда да яхшы күрсәткечләр. Гөлчирә Хуҗина фермада хисапчы булып эшли – ул хуҗалыкның элекке алдынгы савучысы. Сәламәтлек торышы буенча аңа эшен алыштырырга туры килгән, ләкин эш урыны шул ук калган.

Мондагы көтүдә күбесенчә кара-чуар токымлы сыерлар. Узган елда шундый ук 50 баш тана сатып алганнар. Кышлату чорында терлек азыгының төрләндерелгән булуы мөһим. Шулай җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыятендә сыерларның көндәлек рационына силос, печән, ашлык фуражы керә. Соңгысы вика, арпа, солы, борчактан тора, шулай ук кукуруз да кушалар, аны узган җәй ашлык өчен берничә гектарда үстергәннәр. Катнаш азык хәзерләү белән тегермәнче Альберт Әлимбаев шөгыльләнә. Малларны карау һәм ашату мал караучылар Әмир Изикәев, Әнүзәр Әлимбаев, шулай ук тәҗрибәле механизатор һәм комбайнчы Илдар Латыйповка (рәсемдә) йөкләтелгән.

- Фермада вакытлыча гына эшлим. Чирләп киткән хезмәткәрне алыштырам, - дип аңлатты ул. – Тәҗрибә бар. Монда мал азыгы таратуда эшлим. Зур физик хезмәт таләп ителми. Барысы да механикалаштырылган. Иң мөһиме вакытында мал азыгын тарату.

“Төнге вахта”да ике каравылчы – Владимир Сидниев һәм Юрий Прокошин эшли.

Терлекчеләр малларны кышлату чорының барлык җаваплылыгын аңлый, шуңа күрә үзләренең эшен әйбәт башкарырга һәм продуктлылыкны киметүгә юл куймаска тырыша.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: