Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 гыйнвар 2018, 12:22

Ремонт чоры – кызу чор

Табигатьтә – кыш. Әле салкын җилләр исә, әле салкыннар китереп бәрә. Ә без шушы көннәрдә булган Ленин исемендәге хуҗалыкта кызу ремонт чоры.

Барлык авыл хуҗалыгы техникасы, ә алар бу ныклы хуҗалыкта байтак, Куганакбаш машина-трактор мастерскоена тупланган. Шунда ук механизаторлар һәм белгечләр исәбеннән тимер эшләрен яхшы белүче осталар авыл хуҗалыгы техникасын көйли һәм ремонтлый, аларга яңа көч, яңа “җан” өрә.

- Безнең хуҗалыктагы егетләр тырыш, эшчән, эш рәтен белә, алтын куллылар, шуңа күрә ремонт эшләренең күпчелеген үз көчебез белән үзебезнең мастерскойларда үткәрәбез, - ди баш инженер Амур Синәгулов. – Эшләр декабрьдә башланды һәм бүгенге көндә барлык тагылма инвентарь – тырмалар, катоклар, культиваторлар басуга чыгарга әзер. Аларны Мансур Рәхимов, Салават Ягъфәров, Рәфкать Синәгулов, Рәүф Байморатов, Газинур Исмәгыйлев һәм Айнур Садыйковлардан торган бригада ремонтлады.

Аның сүзләрен раслагандай, йөздән артык тырмалар машина-трактор мастерское биналарының берсендә ике стена буйлап тезелеп киткән. Әлеге вакытта, Амур Юнир улы әйтүенчә, мастерскойларда өч Т-4 чылбырлы һәм өч МТЗ-80 тәгәрмәчле тракторларын ремонтлау эшләре бара. Бер К-700 Ермолаевкада, анда тиешле эшләр тәмамланган да инде, һәм бу атнада техниканы хуҗалыкка алып кайтырга тиешләр.

- Запас частьлар белән кыенлыклар юк, - дип дәвам итте Амур Юнир улы. – Токарьлык, слесарьлык, тимерчелек цехлары өзеклекләрсез эшли. Эшчәннәргә дә әйбәт шартлар тудырылган. Техниканы җылы мастерскойларда ремонтлыйлар. Механизаторлар Айнур Садыйков, Газинур Исмәгыйлев, Рәүф Синәгулов, Равил Булатов, Марат Вилданов, Айнур Юнысов тик мактау сүзләренә генә лаек. Алар барысы да үз эшләрендә тәҗрибәле белгечләр. Техниканы яхшы беләләр. Язгы басу эшләрендә техника көйле эшләсен өчен иртәдән кичкә кадәр армый-талмый эшлиләр. Бездә техника яңа булмаса да, ремонтлап алгач “җырлап” эшли. Егетләрнең кәефләре шәп. Хезмәт хакын вакытында алалар. Кирәк булган очракта аның исәбенә ашлык яки мал яздырып алу мөмкинлеге бар.

- Эшләргә була. Менә үткән ел КСУ-1 универсаль чапкычын, “Агратор” һәм “Кузбасс” чәчү комплексларын сатып алдык. Ләкин кадрлар картая, күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр эшли. Яшьләрне хезмәт хакының күләме канәгатьләндерми, аларны да аңларга була анысы. Солярка да кыйммәтләнә, - дип бүлештеләр әңгәмәләшкәндә туган хуҗалыклары өчен җан атып яшәүче хуҗалык белгечләре. – Әмма ничек кенә булса да, техниканы да ремонтлыйбыз, вакыты җиткәч, язгы басу эшләрен дә кыска вакытта тәмамларга тырышачакбыз.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: