Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 гыйнвар 2018, 11:30

Тырышлар гына максатка ирешә

Сез кайчан да булса фермер яшәгән өйнең башкаларныкыннан никадәр аерылып торуына игътибар иткәнегез бармы? Мәсәлән, аның йортында һәрвакыт күптөрле техника тора. Шуңа күрә, теләсә кайсы авыл биләмәсе аша үткәндә, әйтик, укытучының, терлекченең яки фермерның кайда яшәгәнлеген белеп була. Елембәт авылында яшәүче Илфат Кәримовның да йорты зур булмаган машина-трактор паркын хәтерләтә. Илфатның фермерлык эшенә җитди тотынганлыгы күренеп тора - аңарда басу эшләрен заманча һәм тиешле вакытта башкарырга мөмкинлек бирүче авыл хуҗалыгы техникасының барысы да бар диярлек.

Крестьян-фермерлык хуҗалыгын Илфат Нургали улы чагыштырмача кыска - ике елдан артык вакытта оештыра алган. Ә барысы да гади генә башланган. Армиядән соң колхозда эшли башлаган. Аннары «Башавтотранспорт» компаниясенә пассажир автобусын йөртүче булып эшкә урнашкан. Өендә сирәк булырга туры килгән, күбесенчә ул рейста йөргән. Бервакыт әтисе (мәрхүм инде) улын чакырып ала да болай ди: «Җитәр тегендә-монда чабарга, үз эшеңне башла. Ил зур, һәркемгә җир җитәрлек».

Илфат әтисенең сүзләренә колак сала. Туганнарыннан, танышларыннан пай җирләрен арендага ала (аларга ул һәр көз саен ашлык белән түли), үзенекеләр белән бергә барлыгы 113 гектар тәшкил итә. Ул вакытта ук аның Себердә эшләүче бертуган абыйсы ярдәмендә сатып алынган берникадәр техникасы була. Тәүге елда фермер бөртекле культуралар чәчә. Ул вакытта уңышны җыярга Илгиз Аканаев ярдәм итә, аның үзенең ашлык җыю комбайны була. Ашлык саклау белән дә мәсьәлә хәл ителә - кайчандыр урындагы фермерныкы булган складны арендага ала. Аннары сату эшенә керешә.

- Сатып алучыларны авылдашлар, күрше авыл халкы арасында табам. Күптән түгел мәйданы 130 квадрат метрлы бина сатып алдым, зур булмаса да, үземнең склад булачак, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

Җыелган уңышның бер өлеше терлекләрне ашатуга китә. Кәримовларда алар күп. Мөгезле эре терлек кенә дә 20 баштан ашу.

- Аларның сигезе савым сыерлары, - дип аныклый Илфатның тормыш иптәше Гүзәл Зәбир кызы, ул күбрәк сөт мәсьәләләре белән шөгыльләнә. - Сөт, каймак, эремчек сатуга китә. Салават шәһәренә базарга йөрибез.

Мөгезле эре терлектән тыш, җәйге чорда Кәримовлар берничә дистә үрдәк, индоутка үстерәләр, аларның төгәл санын хуҗалар үзләре дә әйтә алмады.

- Тәүлеклек бройлер чебешләрне мин һәрвакыт март аенда алам. Үзем үстерәм. Четерекле эш, әлбәттә, ләкин болай күпкә ышанычлырак, - дип исәпли хуҗабикә.

Игенчелеккә кайтыйк. Узган елда яңа пайчылар исәбенә бөртеклеләр чәчелгән мәйдан бермә-бер арткан. 50 гектарга Кәримов көнбагыш чәчеп караган. Бик яхшы уңыш алган. Сату белән проблемалар булмаган - аны Күмертау шәһәреннән читтә урнашкан Маячный май сыктыру заводына илткән. Яхшы гына керем алган. Гомумән, фермер көнбагыштан отылмаган.

Орлык белән дә авырлыклар юк. Былтыр үзенекен файдаланса, быел элиталы сортлар сатып алырга ниятли. Көзен 70 гектарга уҗым арышы чәчкән.

Басуда берүзең генә эшләп булмый, әлбәттә. Ярдәмгә еш кына туганнары һәм дуслары килә. Илфат үзе дә техниканы яхшы белә, теләсә кайсы автомашина руле артына утырырга мөмкин. Барысына да әтиемнән өйрәндем ди ул. Соңгы вакытта фермерның техника паркы ЗИЛ, «Енисей» комбайны һәм берникадәр тагылмалы агрегатлар белән тулыланган.

Берничә ел элек Илфат Нургали улы шөгыльләнә башлаган эшне җиңел дип әйтеп булмый, күп тир түгеп хезмәт салырга кирәк. Ләкин эшләсәң файдасын күрәсең. Иң мөһиме, якын кешеләрең - гаиләң яныңда. Балалары үсеп килә. Кызлары Алия әнисенең ярдәмчесе, ун яшьлек Илнар ремонт эшләре белән мәшгуль әтисе янында кайнашырга ярата. Ачкыч, отвертка биреп тора - бу да ярдәм. Ике ел ярым элек барысы өчен дә иң яратканы булган Азалия туган.

Менә шундый тату, тырыш гаилә яши Елембәт авылында. Барлык уйлаган ниятләре тормышка ашсын, киләчәктә эшләрендә һәм укуларында уңышлар юлдаш булсын.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: