Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2018, 11:05

Кыш - ремонт эшләре чоры

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор мастерскойларында җәен дә, көзен дә, әлеге кебек кышын да эш кайный. Кыш айлары авыл эшчәннәре өчен авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны ремонтлауның кызу чоры булып кала. Механизаторлар үзләренең “тимер атларын” чираттагы “дәвалау курсына” куя.

Хәлекәй МТМ гаражы бусагасын атлап керү белән ремонт эшләре тавышларын ишеттек. Кемдер гайка бора, кемдер трактор янында детальләрен тикшерә.

- Ремонт эшләре ничек бара? – дип кызыксындым мин МТМ мөдире Илдус Байгилдиннан.

- Бинада, күрүегезчә, өч трактор. Аларның икесе Фәнзил Махияновка беркетелгән. Ул аларның икесен дә берьюлы ремонтлый алмаганга күрә, без Фәнил Шәриповка мөрәҗәгать иттек, ул гомере буе колхозда эшләгән, тәҗрибәле оста механизатор. Һәм әле дә, хаклы ялда булуына карамастан, Т-150 тракторын ремонтлауда ярдәм итәргә ризалашты. Тракторга җитди ремонт таләп ителә – моторын төзәтергә кирәк, - дип безне эш барышы белән таныштырды гараж мөдире.

Фәнзил Махиянов Т-4 чылбырлы тракторын ремонтлау белән мәшгуль:

- Узган елда аны капиталь ремонтлаган идем, - дип сөйли ул. – Әле арткы мостын эшләргә кирәк, кайбер урыннарда механизмнарын төзәтергә, ә язга таба, техник карау алдыннан буяу эшенә тотыначакмын.

Әлеге трактор, узган сезондагы кебек үк, чәчү алдыннан туфракны эшкәртүдә кулланылачак, ул беренчеләрдән булып басуга чыгачак.

Илнур Әсфәндияров та үзенең тракторын ремонтлауга тотынган, ул берничә һөнәрне берьюлы алып бара: яхшы механизатор да, эретеп ябыштыру аппараты белән дә оста файдалана. Токарь Зөфәр Әминев та бик ярдәм итә, ул токарьлык эшен яхшы белә.

Техника ремонтлаудан тыш, монда тагылма агрегатларын да тәртипкә китерәләр. Шулай, Флүр Баһаветдинов та (рәсемдә) күптән түгел хуҗалыкларның берсендә сатып алынган дүрт метрлы ургычны ремонтлау белән мәшгуль. Агрегат бик иске, үз шнегы сынган, аңа алмаш тапканнар да инде. Шулай ук сегментларны яңасына алыштырырга кирәк булачак. Флүр Әхмәтсәлам улы җәйге чорда күбесенчә мал азыгы хәзерләү белән шөгыльләнә. Аңа шулай ук КУНлы МТЗ-80 һәм МТЗ-52 беркетелгән.

- Ә кайчан ремонтларга? Вакыт кысыла...

- Аларга әллә ни ремонт кирәкми, - ди механизатор. – Майларын алыштырырга, фильтрларын тикшерергә, фараларын сөртергә һәм шундый вак-төяк.

Чиратта тагын ремонт таләп ителгән ике трактор тора.

Запас частьлар белән проблемалар юк, диделәр безгә. Акча булса, хәзер теләсә нинди детальне табарга мөмкин. Матросов исемендәге хуҗалык инженеры Илдус Кинҗәбулатов аларны Уфадан, күрше Федоровка районыннан сатып ала.

Шундый зур булмаган коллектив бүген җаваплы һәм мөһим эш белән мәшгуль. Күз ачып йомганчы яз җитәр һәм игенчеләрне басуга чакырыр. Шулай булгач, техниканы әзерләүне озакка сузмаска кирәк.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: